6 мартка һава торышы һәм ай календаре
6 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан 4-9 метр, урыны белән 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -6..-11˚, аязганда -16˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Чәчәк һәм яшелчә рассадаларын зуррак савытларга күчереп утыртырга, үсеш стимуляторлары сибәргә кирәк. Тамырландыру өчен виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була.