«Өч ел узгач тотканнар». Татарстанда яшәүче ир-атны кунак кыз кыйнап үтергән
2020 елның ноябрендә Нурлатта бер ир-атны үтерәләр. Исерек килеш кылынган әлеге җинаятьне быел ачканнар, гаепләнүче хатын-кыз сак астына алынган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Мәрхүм ир-ат җинаятьтә гаепләнүче хатын-кызны дус кызы белән бергә кунакка чакыра. Аннары алар талаша башлый. Ир-атның сексуаль теләкләрен үтәргә маташуы фаҗигагә китерә: хатын-кыз аңа шешә белән суга, аяклары белән тибә. Ир-ат үлә.
Җинаять кылганнан соң, бу хатын-кыз туган авылына – Мамакка кайтып китә. 3 ел узгач, 2024 елның 13 февралендә аны тоткарлыйлар.
Гаебен танып күрсәтмә биргәч, 16 февральдә аңа үтерүдә гаепләү белдерелә. Нурлат районы суды карары буенча, бу хатын-кыз сак астына алынган, дигәннәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.