Ветеран таныклыклары пластик карта рәвешендә биреләчәк
Россия Хөкүмәте сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын пластик карта рәвешендә бирү турында карар раслады, дип яза РИА Новости.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар хәзер ветеран таныклыгын кәгазь бланкта гына түгел, ә электрон мәгълүмат булган пластик карта рәвешендә дә ала алачак.
Пластик карта рәвешендә бирелгән таныклык кәгазь документка өстәмә булачак һәм төбәктәге социаль карта, банк картасы һәм ветеран статусын һәм закон буенча тиешле социаль ташламалар алу хокукын раслаучы документ мөмкинлекләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Алар – милеккә салым ташламалары, коммуналь хезмәткә түләү чыгымнарын 50 процент күләмендә компенсацияләү, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына барганда һәм кайтканда шәһәрара транспортта бушлай йөрү. Моннан тыш, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы булган гражданнарга ай саен түләү каралган.
Мондый таныклыкларны ветераннарның гаризасы буенча вәкаләтле кредит оешмалары бирәчәк.
Пластик карта рәвешендә таныклык бирү мөмкинлеге мәсьәләсе 2023 елның 19 декабрендә президент үткәргән Оборона министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында каралды.