Добавить новость
ru24.net
Все новости
Март
2024

Илнар Хөснуллин: «Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый»

0

«Улыбыз журналист булмас дип өметләнәм»

Сезнең гаиләдә син дә журналист, тормыш иптәшең Ләйсән дә ТНВ каналында алып баручы, кызыгыз Зәйнәп тә әле мәктәптә генә укыса да сезнең юлны сайлаган булса кирәк – «Шаян ТВ»да алып баручы. Улыгыз Аяз да тапшыруларда күренгәли. Кызыгызны журналистикага кем китерде? Өйдә бар да журналистика өлкәсендә булгач, сөйләшү гел шул хакта гынамы?

Юк, ул хакта сөйләшмәскә тырышабыз. Ләйсән телевидениедә эшли, мин – газетада. Юнәлешләр бер булса да, форматлар төрле. Ләйсән, миннән аермалы буларак, бик чибәр, акыллы һәм сабыр кеше. Мин тиз кызып китәм, шуңа күрә табак-савыт та шалтырарга мөмкин. Без эш турында сөйләшмәскә тырышабыз, чөнки безнең кайбер фикерләр туры килеп бетми. Мин эштәге проблеманы өйгә алып кайтмаска тырышам, һәм киресенчә.

Әти-әниегез кемнәр? Алар да матбугатка катнашлымы?

Элек язганнар бит әле – матуррак яңгырасын өчен, «крестьян гаиләсендә тудым», дип. Мин дә шул крестьян гаиләсе дип әйтергә мөмкин. Әти-әниемнең иҗат белән бернинди бәйлелеге юк.

Кызыбыз башта әнисе янына телевидениегә йөри башлады. Аннары үзе кереп китте. Хәзер инде максатчан рәвештә бара дисәм дә була. Үскәч кем булыр, ул турыда кистереп сөйләшкән юк. Журналист теләге бар бугай, миңа әйтми әле, яшерә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мин үзебезнең һөнәрне тотып карап булмый торган һөнәр ияләре дип саныйм, эшебез күренми. Берәр тотып карый торган, нәтиҗәсе күренә торган һөнәрне сайлау турында уйла щле, дип киңәш кенә бирәм. Әлбәттә, каршы килеп булмаячак. Хатыным Ләйсән әйтүенчә, безнең кызыбыз мәктәптә укыганда ук өченче курс студентлары белгәннәрне инде белә. Заман, чыннан да, бик тиз бара, бигрәк тә технологияләр мәсьәләсендә.

Ә малайның очучы буласы килә. Анысы журналист булмас дип өметләнәм.

«Яшьлек чорлары минем өчен уттан алып суга салу чорлары булды»

Син үзең Төркиянең Эгей университетында журналистика бүлеген тәмамлагансың? Анда ничек барып эләктең?

Мин 90нчы еллар баласы. Минем Эгей университетында уку хыялы юк иде. Ул вакытта төп максат – кайда да булса укырга керү иде. Ул вакытта күпләр шулай эшләгәндер инде. Бик талантлы балалар бәлки мин шушы юнәлеш буенча, бу юнәлеш буенча укыйм диючеләр булгандыр. Минем уемда журналистика бөтенләй юк иде дияргә кирәк.

Гомумән, ул үсмерлек, яшьлек чорлары минем өчен уттан алып суга салу чорлары булды. Күз алдына китер син. Миңа 13 яшь, авылда укыйм. Һәм мине 13 яшьтә Түбән Камага Төрек лицеена укырга җибәрәләр. Бу 90нчы еллар, «Слово пацана» киносындагы кебек чор. Бәлки Казанда ул вакытта тынычлана башлагандыр, ләкин кечерәк шәһәрләргә андый күренешләр соңрак килә. Һәм мин 90нчы еллар вакыйгаларын күргәннән соң гомумән башка илгә китеп барам. Анда гомумән башка атмосфера, гомумән башка мохит.

Әле ул 1998 ел илне астын-өскә китергән кризис вакыты. Чит илгә барырга билет алдык, ә чит илгә чыгып китәргә 100 доллар да юк, ягъни долларны сатып алып булмый. Кеше буларак, шәхес буларак мин Төркиядә формалаштым. Кире Казанга әйләнеп кайтканда, монда гомумән башка шәһәр. Шуңа күрә Эгей университеты миңа башкалардан аерылып торган белем бирде дип әйтә алмыйм, чөнки монда нинди белем биргәннәрен шулай ук бәя бирә алмыйм. Әмма бу миңа тормышта бик зур тәҗрибә булды, теләсә нинди шартларда исән калырга, батмаска, юкка чыкмаска.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Мин журналистиканы сайламадым, журналистика үзе мине сайлады»

Анда система башкача иде. Без хәзер БДИны сүгәбез бит инде. Ул вакытта мин лицейны бетергәндә үземнең укырга кергәнемне белә идем инде. Майда нәтиҗәләре билгеле иде. Шуңа күрә мин башка җиргә укырга керү турында уйламадым да. Әти-әнине дә борчыйсы килми иде.

Анда укырга кергәндә, синең балларың нәтиҗәләрендә автомат рәвештә факультетлар тәкъдим ителә. Ул вакытта миңа халыкара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм журналистика факультетын сайлау мөмкинлеге бар иде.

Безгә, авыл балаларына, кире авылга кайтмаска, булмады дип, авылга кайтып әйтмәскә кирәк иде. Мин журналистиканы сайладым дип әйтә алмыйм. Бу очракта журналистика юнәлеше мине сайлады.

Аннан кайткач, кайда эшләдең?

Аннан кайткач, мин бер ел чамасы «Заман» газетасында эшләдем. Анысы да кызык тәҗрибә булды. Яшь белгечне кемдер җитәкләп йөрергә тиеш. Монда кайттым, «Заман» газетасында ике журналист утыра. Берсе җиде тел белүче бик зур галим Рәшит абый Кадыйров, икенчесе Габдерәхим (Рөстәм Юнысов). Шушы шәхесләр белән аралашырга туры килде.

Һәм 2003 елда мин «Ватаным Татарстан» газетасына эшкә урнаштым. Әле дә шунда.

«Ватаным Татарстан» газетасында ничә ел эшлисең булып чыга инде?

«Ватаным Татарстан»да 21нче ел эшлим.

Кайсы чорда эшләү җиңелрәк иде һәм нигә?

Эшләгән кешегә беркайчан да җиңел түгел. Җиңел ул эшләмәгән кешегә. Һәрвакытта эшләү кызык булды. Мин Төркиядән кайткач, Казанның меңеллыгына әзерлек башланды. Мин ул вакытта моннан да зуррак чара, вакыйга була алмас дип уйлый идем. Авыл баласының фантазиясе таррак, әллә ни хыялланып булмый. Аннан тагын да масштаблырак вакыйгалар булды.

«Журналистика күзлегеннән караганда кызыклы чорда яшибез»

Хәзер, әлбәттә, форматлар аерыла инде. Тизлек башкача. Ул вакытта, мәсәлән, бер материалны язасың, ул 2-3 көннән генә чыга иде һәм ул гадәти хәл иде. Хәзер инде материалны бер сәгать эчендә әзерләп бирәбез. Тиз генә бер өлешен социаль челтәргә дә куярга тырышабыз. Тизлек аркасында сыйфат өлеше аксый.

Гөнаһлы сүз әйтәмдер иде. Бүгенге көн авыр, кайгылы, афәтле вакыйгалар, әмма журналистика күзлегеннән караганда, кызыклы вакыйгалар. Һаман эзләнәсең, ачасың.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Мин «Ватаным Татарстан»га килгән вакытта ул катлаулырак газета санала иде. Анда күбрәк өлкән буын кешеләре эшли иде. Әмма шул чорда без бик күп яшьләр дә килдек: Гөлгенә Лотфуллина (хәзер Америкада яши), Алсу Хәсәнова (кызганыч, вафат), Илдар Миргалимов (хәзер Татмедиада эшли). Аннан Миңназыйм Сәфәров килгәч, зур үзгәрешләр башланды.

Хәзер менә баш мөхәррир Гөлнара Сабирова белән эшлибез. Үзгәреш булырга тиеш. Ул начар дигән сүз түгел. Элеккесе бик яхшы булса да, үзгәрешләр тагын да камилләшү өчен кирәк. Шуңа күрә ул вакытта кызык, бу вакытта кызык түгел дип әйтә алмыйм.

Журналистика ягыннан караганда, зур вакыйгалар эчендә яшибез. Универсиаданы күрдек, ике-өч дөнья чемпионатын, ковидны кичердек, хәзер махсус операция, илдә зур үзгәрешләр бара.

«Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый»

Шушы вакыт эчендә матбугат үзгәрде бит инде. Хәзер татар матбугатын тәнкыйтьлиләр, темалар сай дип әйтәләр. Хәзерге татар матбугатын ничек бәялисең? Татар журналистикасына ни җитми?

Кем тәнкыйтьли соң аны? Татар матбугаты дип әйтәбез икән, 300-400 кешедер инде ул. Нәрсә җитми дигәндә, әллә нинди киңәш әйтә алмыйм.

Без бер-беребезне күбрәк яратсак, бер-беребезнең язмаларны укысак, татар матбугатының көче зуррак булыр иде.

Әлбәттә, татар матбугатында сәяси һәм икътисади темалар һәрвакыт азрак булды. Күбрәк булса, яхшырак булыр иде кебек. Икенче яктан караганда, сәяси һәм икътисади карарлар алар Татарстанда кабул ителми. Шуңа күрә федераль матбугат чаралары язган материалларны яңадан кабатлап язу никадәр кызык булыр икән? Бу – бәхәсле мәсьәлә.

Гомумән, матбугат ул нинди дигән сорауга ничек җавап бирергә була: милләте нинди, матбугаты да шундый. Милләтең нинди – театры да шундый, сәнгате дә шундый, көрәше дә шундый. Әгәр милләтең көчсез икән, аның матбугаты көчле була алмый. Яисә милләтең көчле икән, матбугатың көчсез була алмый. Алар бергә баралар. Безнең милләт торгынлык хәле кичерә икән, аның матбугаты гына алга китә алмый берничек тә.

Шушы канунга туры килмәгән бер генә юнәлеш бар – ул татар эстрадасы. Ул бернинди канунга да туры килми. Аны аңлатып та булмый.

«Кызыбыз татар телен белү аңа файда китергәнен аңлый»

Син бик күп еллар газетада эшләүче буларак кәгазь гәҗитнең киләчәген ничек күзаллыйсың?

Мин үземне белгәннән бирле шушы сорауга җавап эзлим. Ул журналистлардан гына тора торган әйбер түгел. Аның берничә төрле факторы бар. Беренчедән, әйдә иң җиңеленнән башлыйк – почта системасы. Минем әнием почта таратучы булып эшләде. Мин үзем дә почта таратучы булып эшләдем, әни еш кына бу эшне миңа куша иде. Ул вакытта камил дәрәҗәдә иде бу система. Бу безнекеләрнең гаебе түгел, чөнки бу Мәскәүгә бәйле коммерцияле оешма. Социаль яктан әһәмияте ничек кенә булмасын, генераль директор дигән вазифа булгач, ул, беренче чиратта, керем турында уйлый.

Икенчедән, татар гәзитенең киләчәге укучыга бәйле. Киләчәктә безне кем укыр? Укырлармы?

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Безнең өйдә ике бала. Кызыбыз Зәйнәп, мактанып әйтмим, татарча авыл балаларыннан чистарак, камилрәк сөйләшә. Әдәби телне дә яхшы белә, «кухня» телен дә яхшы белә. Улыбыз Аяз телне яхшы белә, әмма сөйләшми. Ник сөйләшми? «Миңа кирәкми ул», ди. Ә Зәйнәп тел белү аңа файда китергәнен аңлап алды, аны төрле җирләргә алып баручы итеп чакыралар. Ул «Апуш» студиясенә дә йөри. Шушы балалардан татар журналистикасында эшләүче балалар чыгармы? Татар теле бетмәячәк. Әмма Аяздан бервакытта да татар журналисты чыкмаячак, чөнки ул татарча фикерләми. Ул татарча сөйләшәчәк. Зәйнәптән чыгармы, белмим.

«Кәгазь газета бетәчәк»

Әлбәттә, кәгазь газета бетәчәк. Без бу процессны тизләтүчеләр һәм озайтучылар гына. Бетәчәк. Еллап әйтә алмыйм. Инде мин эшкә килгәндә дә, аны 5-10 ел дип әйтүчеләр бар иде.

Без бит бервакытта да газета укымаган кешегә «мә, газета укы дип, кулына газета тоттырып куя алмыйбыз». Ул бит аны кечкенәдән укырга тиеш. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын»ны укырга тиеш.

Фәнни юнәлеш тә бар бит: кешене нәрсәгәдер җәлеп итү өчен, башта аңа җиңелрәк әйбер бирергә, аннан катлауландырырга. Бу социаль челтәрләр, массмедиа өлкәсендә шундый фикер бар. Әмма җиңелгә ияләшкән кеше, аннан җитди әйбер укырмы дигән сорау да туа. Безне эстрадада алдап шулай эшләделәр. «Тыңласыннар, аннан алар Илһам Шакировны тыңлаячак», диделәр. Тыңламый инде, әлбәттә. Әнвәрне (Нургалиев) генә тыңлаган кеше Әнвәрне генә тыңлый. Мин Әнвәр Нургалиевнең эшчәнлегенә бәя бирмим, шартлы рәвештә генә әйтәм.

Тираж җыю турында да сөйләп кит әле.

Тираж җыю почта хезмәтенә дә бәйле, әйткәнебезчә. Газеталарны күбрәк өлкән буын укуына да бәйле. Әмма шушы шартларда тиражның ун процент кимүе куркыныч димәс идем мин. Шул ук вакытта интернетта, социаль челтәрләрдә укучылар артуын күзалласак, гомуми укучылар кимеми дип әйтер идем.

Ә бүгенге көндә нинди проектлар бар?

Проектлар бик күп. Үзебезнең проектлар бар, Татарстан Рәисе карамагындагы татар теле һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен үстерү һәм саклау комиссиясе белән бергә эшләгән проектлар да бар. Быел гаилә елы икәнен истә тотып, «Җылы оя» дигән проектны игълан иттек. Монда башкаларга үрнәк булырдай гаиләләр турында язабыз. Монда иллешәр мең күләмендә алты премия биреләчәк. Татар гаиләләре турында язмаларны татарча кабул итәбез, Татарстанда яшәүче мари, удмурт, мордва һәм чуаш гаиләләре турында язмаларны без русча да кабул итәбез.

Без бит Хөкүмәт газетасы, шуңа күрә илдә булган зур вакыйгаларны һәрвакыт яктыртып барабыз. Әйе, кайвакыт кызык та булмаска мөмкин. Әмма бу чаралар бит тиктомалдан гына үткәрелми. Моның сәяси, икътисади моменты бар, халыкка күңел ачу мөмкинлеге бирү, яшьләргә һөнәр сайлау мөмкинлеге бирү өчен дә үткәрелә бит алар. Болар да бит зур проектлар.

10 ел элек «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проектында син җырчы Айгөл Сагынбаева белән бергә җырлыйсың. Әлеге җыр ютубта бар. Син балачактан ук җырлыйсыңмы? Гаиләгездә тагын кем дә булса җырлыймы? Ник бу талантыңны яшерәсең? Ник без синең җырлавыңны даими ишетмибез?

Кечкенәдән җырлыйм. 13 яшькә кадәр җырлап йөрдем. Түбән Камада бәлки татарча җырлаучы күп булмагандыр, мине еш җырлаталар иде. Ноталарны белмим мин. Әти дә, әни дә, сеңлем дә җырлый.

13 яшькә кадәр җырладым да, мине бер бәйгегә алып барырга тиешләр иде, алып бармадылар. Мин үпкәләдем дә, кабат җырламадым. Үпкәм бик көчле булды: 14 яшьтән 24 яшь кә кадәр кеше алдында бөтенләй җырламадым. Аннан кабат кеше алдында 24 яшемдә ул вакытта Айдар Фәйзрахманов алып барган «Җырлыйк әле» тапшыруында җырладым.

Хәзер кайсы җырчы белән җырлап карар идең?

Белмим. Җырлар идем микән. Хатын-кызлардан иң яраткан җырчым - Зәйнәп апа (Фәрхетдинова инде. Яшьләрдән Гөлназ Асаеваның җырлавын яратам. Ир-атлардан – Газинур Фарукшин фанаты, Рөстәм Закиров, Вадим Захаров, Салават абый. Ир-атлар белән җырламас идем инде. Хатын-кызлардан Гүзәл Уразова белән тавышлар туры килә бугай. Бәлки аның белән җырлар идем.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Үзеңнең күңелеңдә калган нинди темалар, нинди язмалар булды журналистикада эшләү дәверендә?

Хәзер мин 13 ел буе «бригадир» булып эшлим бит инде. Язарга вакыт калмый. Язсам, спорт темасына язам. Алдагы ун елда мин «Хәбәрләр» бүлегендә эшли идем. Мин спорт һәм погонлы хезмәткәрләр турында яза идем. Ул вакытта әле милиция иде әле – хәрби комиссариат, төрмә һ.б.

Истә калганнардан спорт юнәлеше инде. Мактану дип кабул итсеннәр. Мин бервакытны мавыгып китеп, татар спортчылары белән интервьюлар эшләдем. Ул вакытта бүтән беркем дә эшләмәде ул әйберне. Марат Сафин, Шамил Тарпищев, Данис Зарипов, Биләлетдиновлар – икесе дә.

Бер әңгәмә аеруча истә калган. Корбан Бердыев бервакыт гомумән интервью бирмичә азаплады. Аның бер яраткан спорт журналисты бар иде, ялгышмасам, Игорь Рабинер. Шуның белән генә сөйләшә, башка кешеләр белән сөйләшеп тормый. Матбугат сәркатибеннән татар газетасына интервью әзерлик әле дип сорадым. «Кая татар газетасы, русларга да интервью бирми бит», ди. Мин тотым да «Рубин»ның кабул итү бүлмәсендәге номер буенча шалтыраттым. Бер ханым алды. «Мине Бердыев белән тотыштырыгыз әле», дидем. Сөйләштек, кил, диде. Мин башта сөендем, аннан нигә барганыма үкендем. Без спортчы дигәч, галим дәрәҗәсендәге кеше дип күз алдына китермибез. Спортчы, спортчы инде ул. Ә монда Корбан Бердыев – үз эшенең профессоры. Өч сәгать сөйләштек, бик акыллы кеше. Бу – минем зур истә калган интервьюларның берсе.

«Журналист һөнәр алыштыра» дигән сәхифә дә эшләгән идем. Рифкать Нургали улы Миңнеханов ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе булган заманнарда журналистларга аерым мөнәсәбәт иде. Бервакыт инспекторлар белән чыгып, мин форма киеп, ЮХИДИ хезмәткәре булып, бер машинаны туктаттым. Ә йөртүче махсус хезмәтләрдә эшләүче кеше булып чыкты. Инспекторларның җибәрәсе килми, җибәрергә туры килде.

«Үземә легенда уйлап чыгарып, милициядән имеш ярдәм дә сораганым булды»

Милиция полициягә әйләнгән дәвердә үземә легенда уйлап таптым да, милициягә мөрәҗәгать иттем. Имеш мин Чаллыдан килгәнмен. Салмыш баштан Мамадышта бөтен әйберне югалтканмын. Туганнарның адресын гына беләм, телефонын белмим, бернәрсә белмим, нишләргә белмим, ярдәм итегез дип мөрәҗәгать иттем. Шәһәр буенча милиция бүлекчәләре буйлап йөрим. Мин ачам ишекне, эчтәге полиция хезмәткәрләре мине кертмәс өчен ишекне тотып торалар. Шулай ишек тартышып торабыз. Бер бүлектә генә ярдәм итәбез, кирәк булса, илтеп тә куябыз, диделәр. Башкалар ярдәм итмәделәр. Шуннан соң үпкәләп йөрделәр миңа.

«Журналистиканың «ж» хәрефен дә белмәгән кешеләрне матбугат сәркатибе итеп куялар»

Ул вакытта матбугат хезмәте белән якын эшли идек без. Ул вакытта ихласлык күбрәк иде. Мәсәлән, атна саен без Эчке эшләр министрлыгына, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, төрмәгә йөри идек. Хәзер ул погонлы кешеләр журналистларга якын килмәскә тырыша. Журналистиканың «ж» хәрефен дә белмәгән кешеләрне матбугат сәркатибе итеп куялар да, безне якын китермиләр. Ул вакытта ихласлык нык иде, без аларга ышана идек, алар безгә ышана иде. Шул истә калган.

Син күбрәк спорт темасына язасың. Татарлар арасында спорт турында язучы журналистлар аз. Ник аз икән алар? Татарларга спорт кызык түгелме? Әллә башка сәбәпләре бармы икән? «Ватаным Татарстан»да спорт темасына язылган язмаларны укыйлармы - башка темалар белән чагыштырганда?

Спорт темасына язылган темаларны күп укырлар иде, язмалар күп түгел. Элек басмалар аз булганда, пропорция рәвешендә чагыштырып әйтәм, Илдус абый Илдарханов, Атлас абый Гафиятовтан соң килүче буында ниндидер өзеклек барлыкка килде. Спорт темасы икенче сортлы тема булып кабул ителә иде.

Татар журналистикасында социаль темалар һәм мәдәният популяр. Спорт турында язучылар бармак белән генә санарлык. Ул темага минем кереп китүемнең сәбәбе: Төркиядә ул темага бик нык басым ясыйлар иде. Алар футболга басым ясыйлар.

Ә бездә ул темага әһәмият бирмәүнең бер сәбәбе – укучылар арасында хатын-кызларның күбрәк булуы түгел микән. Аларга һаман шул мәдәният, язмыш, артистлар тормышы кызык. Сәбәбе шул түгел микән дип шикләнәм. Бу минем субъектив фикер. Мөгаен, хатын-кызлар факторыдыр бу. Моңа да хатын-кызлар гаепле. Сигезенче март узды, әйтсәң була инде.

Син матбугат конференцияләрендә көрәшчеләрнең килешеп көрәшүләре турында еш ачыктан-ачык әйтәсең. Бу килешеп көрәшүгә ничек итеп чик куярга була икән? Мөмкинме ул?

Булмый. Коррупцияне юкка чыгарып булмаган кебек, аны киметеп кенә була. Көрәшү йөгерү түгел бит ул. Йөгергәндә финиш сызыгы бар. Кем беренче җитә, ул – беренче. Алар килештеләр дип, теләсә кем кычкырырга мөмкин. Йөз дәлил китерергә мөмкин. Икенче кеше йөз дәлил китереп, юк, алар килешмәде дияргә мөмкин. Ул бит акка кара белән язылган кебек күренми бит инде ул. Икенчедән, бу – кешенең намус эше. Моның белән гаилә генә түгел, тренер да шөгыльләнергә тиеш. Әгәр дә тренер теләсә нинди ысул белән җиң дип әйтә икән, ул кеше килешергә дә мөмкин. Монда тренерлар, гаилә, көрәш җәмәгатьчелеге дә катнаша инде. Килешеп көрәшүне бөтенләй бетереп булмый.

Мин килешеп көрәшүгә каршы,, әмма мин бүләк бүлешүгә каршы түгел. Бүлешсеннәр бүләкне, әмма килешеп көрәшмәсеннәр. Ду китереп, чынлап көрәшсеннәр, ә машинасын глушительләргә бүләләрме, анысы – аларның эше. Килешеп көрәшүне ахыргача бетереп булмачак, кешенең баш миен үзгәртә алмыйсың бит.

Муса Җәлил турнирында да шундый килешеп көрәшү очраклары буламы?

Бардыр. Мин үзем сөлге тоткан кеше, әмма көрәшкән кеше түгел. Белмим мин. Бардыр. Муса Җәлил турниры – изгеләр ярышы түгел. Ул шул ук көрәшчеләр ярыша торган ярыш.

Сезнең газетага да яшь журналистлар килә. Яңа гына укып чыккан студентлар турында нәрсә әйтә аласың?

Аллага шөкер, киләләр. Фикерләрем бик яхшы. Элек тә киләләр иде. Миңназыйм Сәфәров элек тә укыта иде, хәзер дә укыта дип беләм. Гөлнара Сабирова да ул юнәлешкә басыйм ясый. Сорыйлар бит инде остазыңны кем дип саныйсың дип. Әлбәттә, редакторны остазым дип саный. Мин ул безгә килгән яшьләрне остазым дип саныйм, чөнки алар миңа карый күпкә әйбәтрәк белә. Алар, бездән аермалы буларак, техниканы бик яхшы белән, социаль челтәрләрне, СММ, камера тоту булсын. Һәм алар «әйе» дип әйтәләр икән, эшлиләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

Сотрудники вневедомственной охраны Росгвардии Московской области провели патриотические уроки для школьников региона

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

Сотрудники вневедомственной охраны Росгвардии Московской области провели патриотические уроки для школьников региона


Лучшая инклюзивная школа России-2024: стимул профессионального развития

Будущее уже наступило: теперь заказы гостям приносит робот

Врачи из Арзамаса удалили гигантский камень из мочевого пузыря: находка может войти в книгу рекордов

Арцах - пришло осознание потери?..


The FREE water saving gadget that can slash bills by £40 – it’s so easy to do

Indiana Jones fans can grab a free custom Xbox if they are as smart as the professor himself

'Embody it': Indigenous Peoples' Day takes center stage on Randall's Island

Harris pokes fun after Trump turns rally into bizarre dance-a-thon


Усадьба Фряново

Новые Baic X55 появились в автопарке BelkaCar

НПС на выставке "Дорога 2024": итоги

В Италии прошел первый этап проекта «Культурная миссия в Италии»


Diablo 4 player lands a 235 trillion damage hit with its new class and the pile of overpowered bugs keeping it at the top of the meta

Ультимативный гайд по NekoBox для Android, PC и SmartTV: ускорение YouTube, Discord и других сайтов

This computer built inside Minecraft has 1,107,419 blocks, over 15 million views on TikTok, and all started 'for the fun of it'

Golden Spatula — авто-баттлер по вселенной League of Legends выйдет в Юго-Восточной Азии


Огляд дверних циліндрів для замка: найкращі рішення від популярних брендів


В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

22 октября в 11:00 состоится вебинар «Проблематика осуществления государственных закупок товаров, работ и услуг у субъектов малого предпринимательства (44-ФЗ)»

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи




В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

С 1 декабря в Рыбинске откроется аптечный пункт для паллиативных пациентов

Сотрудники вневедомственной охраны Росгвардии Московской области провели патриотические уроки для школьников региона


На Западном подъезде к Ростову с 18 октября изменилась схема движения

Слободчиков: Учебный корпус с баскетбольной площадкой на западе Москвы планируется достроить до конца года

Не менее шести человек погибли в результате ДТП с автобусом в Турции

Собянин: С начала года в Москве завершилось строительство 158 нежилых объектов


Спортивный врач рассказал, из‑за чего теннисисту Рублеву могли ампутировать яички

Хачанов вышел в четвертьфинал турнира ATP в Алма-Ате

Андрей Рублёв о медицинской драме: операция спасла от ампутации

Дарья Касаткина стала первой по числу побед за сезон на турнирах WTA-500 после 2015 года


Глава Реутова проверил капремонт МКД

В Подмосковье сотрудники Росгвардии провели акцию «День открытых дверей» для школьников

Тамбовские росгвардейцы победили в Чемпионате Центрального округа по плаванию

Узнать больше. В колледжах России пройдет день открытых дверей


Музыкальные новости

Баста высказался о матче, где блогер Литвин напал на болельщика

Волочкова о запрете провозить алкоголь на Мальдивы: «У меня таких проблем нет»

Во Владивостоке покажут премьерные балеты Мариинки

Желдорреммаш подвел итоги деятельности за 9 месяцев 2024 года



В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

22 октября в 11:00 состоится вебинар «Проблематика осуществления государственных закупок товаров, работ и услуг у субъектов малого предпринимательства (44-ФЗ)»

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи

В Подмосковных Люберцах росгвардейцы задержали подозреваемых в совершении кражи


«Он был как разъяренная чихуахуа!» Егор Шип пригрозил блогеру Андрею Савочкину встречей в Москве в новом выпуске реалити «Первые на деревне» на ТНТ

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали нетрезвого водителя

ТАСС: Первый зимний Кубок защитников отечества для участников СВО пройдет в Ханты-Мансийске

Рахимов не жалеет о переносе матча с «Динамо» в Нижний Новгород


Расчет стоимости автостраховки: факторы, влияющие на цену, и как сэкономит

Первый беспилотный грузовик для доставки отправился из Москвы в Тулу

Источник 360.ru: состоящая на учете в ПНД москвичка заявила о ДТП в детсаду

«И деньги остались, и машину получил»: «Авторадио» вручило ключи от городского кроссовера


Путин прибыл на Деловой форум БРИКС в Москве

Путин заявил об открытости России для делового сотрудничества

LIVE: Интервью Путина представителям СМИ стран БРИКС

Путин: Россия выполнила более 80% плана на председательство в БРИКС





Гарбузов: Московские производители выпускают инновационную продукцию для медицины

Гарбузов: столичные компании выпустили свыше 2,8 млн лекарств для сердца в 2024 году

Собянин: в 23 больницах Москвы работает сервис "Цифровая реанимация"

В Московской области росгвардейцы задержали подозреваемого в умышленном причинении тяжкого вреда здоровью


В Белом доме заявили, что не комментируют план Зеленского, но обсуждают потребности Киева

Зеленский опроверг сообщения о создании Киевом ядерного оружия


Офицер Росгвардии из Иркутска стал призёром всероссийского чемпионата по джиу-джитсу

Дзюба против «бывших»: забивает в каждом втором матче, редко проигрывает, особо опасен дома

Команда из Подмосковья стала призером чемпионата Центрального округа Росгвардии по плаванию

SHAMAN, Алсу, Игорь Крутой, Полина Гагарина и другие звезды поздравили победителей премии «Мы верим твердо в героев спорта»




Собянин рассказал о самых популярных бесплатных экскурсиях в Москве

Собянин рассказал о развитии экскурсионного туризма в Москве

Собянин: К началу октября в Москве прошло более 900 бесплатных экскурсий

Собянин рассказал о развитии социальной и деловой инфраструктуры в Москве


Объем предложения дорогих квартир на вторичном рынке Москвы за год снизился на 10%

Объем предложения дорогих квартир на вторичном рынке Москвы за год снизился на 10%

Объем предложения дорогих квартир на вторичном рынке Москвы за год снизился на 10%

Объем предложения дорогих квартир на вторичном рынке Москвы за год снизился на 10%


"Пассажиравтотранс" купит ОСАГО у АО "СОГАЗ" за 5,3 млн

Тротуар освободили от незаконного ограждения в Хорошево-Мневниках

Глава Реутова проверил капремонт МКД

Самарские предприниматели могут поучаствовать в международном форуме


Зимние прогулки...

До конца октября в квартиры архангелогородцев могут нагрянуть газовщики

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Собянин: Рублево-Архангельская линия метро откроется до 2027 года


Выставка-юбилей «Рыцарь фантастики», к 90-летию со дня рождения Кира Булычёва, русского советского писателя-фантаста, ученого-востоковеда, сценариста.

Дополнительный поезд в Крым запустят через Воронеж на новогодние праздники

Выставка-признание «Отцам мы посвящаем строки».

Суши и роллы: в чем сходство и отличие


Самарские предприниматели могут поучаствовать в международном форуме

"Пассажиравтотранс" купит ОСАГО у АО "СОГАЗ" за 5,3 млн

В "Уфа-Арене" собрались лучшие кёрлингисты России

Глава Реутова проверил капремонт МКД












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Разгром стоимостью $1,5 млн: Медведев под ноль отдал первый сет и проиграл Синнеру на турнире в Эр-Рияде






Мильчакова: Банк России может повысить ключевую ставку до 21% к концу года

Узнать больше. В колледжах России пройдет день открытых дверей

Сброс более 100 кубических метров строительных отходов пресекли в Раменском округе

Выездная администрация для старост прошла в Ступине