Татарстанның ике оешмасы Россиянең 50 хәйрия фонды арасына керде
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанның «Татнефть» һәм «Ак барс созидание» фондлары Raex кредит рейтинг агентлыгы төзегән Россия хәйрия оешмалары рейтингында 50 оешма арасына керде. Алар коммерцияле булмаган корпоратив һәм шәхси хәйрия оешмалары арасында 24 һәм 31нче урыннарны алды. Әлеге мәгълүматлар Raex сайтында дөнья күргән.
«Рейтингка 2018 елда күчерелгән акча күләме 10 миллион сумнан артып киткән, бер яки берничә өлкәдә (хәйрия медицина ярдәме, гражданнарның социаль якланмаган төркемнәренә ярдәм күрсәтү һәм адаптацияләү, фән һәм мәгариф, экология һәм хайваннарны яклау, спорт, сәнгать һәм мәдәният) хәйрия эшчәнлеге алып баручы Россиянең коммерцияле булмаган оешмалары кертелгән», - диелә тикшеренү хисабында.
Рейтинг бәяләмәсе күрсәткечнең өч төркеме (коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге масштабы, эшчәнлекнең мәгълүмати ачыклыгы, җәмгыять тарафыннан танылуы, гаммәви мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә активлыгы) буенча үткәрелгән.