Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Апрель
2020

Россиядә коронавирустан үлүчеләр санының ни өчен түбән булуын аңлаттылар

0

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында Россиядә сәламәтлек саклау системасының торышын бәяләде.

«Иң мөһиме, Россия үз сәламәтлек саклау системасын саклап кала алды, ул таркалмады һәм дәвалануга мохтаҗ кешеләрне дәвалый алмау дәрәҗәсендә булмады», — диде Вуйнович «Эхо Москвы» радиостанциясенә биргән интервьюсында.

Ул аңлатканча, кискен очраклар вакытында дәвалану  өчен пациентлар 3-4 атна дәвамында реанимация ятакларын били.

«Әгәр ул урыннар барысы да тулган булса, икенче һәм өченче атнадан соң килгән кешеләр дәваланмый кала алыр иде. Әмма моны Россия алдан кисәтә алды», - диде әңгәмәдәш.

Шулай ук ул эпидемия башланганнан бирле илнең сәламәтлек саклау системасы пневмониядән хастаханәдән тыш үлемне бик игътибар белән күзәтә, диде.

«Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау системасында һәм халык арасында бик зур сагаю бар. Шуңа күрә пневмонияле кешеләр шунда ук ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Һәм, бәлки, бу хастаханәдән тыш барлык пневмонияләрдән, шул исәптән Covid-19дан үлүчеләр санының югары булмавына йогынты ясыйдыр», - дип тәмамлады Вуйнович.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Арина Соболенко поразила всех модным образом на мероприятии WTA. Фото






X Межрегиональная выставка «Крым. Сезон – 2025» в отеле «Ялта-Интурист»

Жилой дом горел в Великолукском районе

Карпин прояснил позицию по Дзюбе в сборной

Московский зоопарк установил рекорд по числу видов животных