Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Апрель
2020

Чит илгә беренче турлар 1 августта ачылырга мөмкин

0

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус эпидемиясеннән соң Россиядән чит илләргә беренче турлар 1 августтан да иртәрәк планлаштырылмый. Бу турыда Россия туроператорлары ассоциациясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Туроператор агентлыклары чит илгә юлламаларны 1 августтан сату мөмкин булуы турында хәбәр алган. Шулай итеп, гамәлдән чыгарылган турларны алдагы көннәргә генә күчерергә мөмкин, дип сөйләделәр ассоциациядә. Компанияләр төрле илләрдә санитар-эпидемиологик хәлгә, шулай ук аларның хакимиятләренең киңәшләренә һәм карарларына нигезләнәчәк.

Шул ук вакытта Россия буенча турларны 2020 елның 1 июненнән үк броньларга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе таралуны пандемия дип игълан итте. Соңгы мәгълүматлар буенча, дөньяда 2,39 миллионнан артык авыру йоктыру очрагы теркәлгән, 162 меңнән артык кеше вафат булган.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Стало известно место Рыбакиной в обновленном рейтинге WTA






SHOT: в Москве подросток получил ожоги, оставив телефон на кровати

Киноклуб Музея Победы пригласил на показы в марте

ЦБ: средняя максимальная ставка по рублевым вкладам опустилась до 20,85 %

В Петербурге женщина получила шесть лет колонии за организацию проституции