Путин коронавирустан икътисади югалтуларны минимальләштерергә кушты
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция элемтә режимында банкирлар белән узган киңәшмәдә Covid-19 коронавирусы пандемиясеннән икътисади югалтуларны минимумга кадәр киметергә чакырды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бөтен дөнья очрашкан коронавирус эпидемиясе куркынычы, барыннан да элек, кешеләр тормышына, сәламәтлегенә яный, әмма аның икътисадка, бөтен тармакларның торышына йогынтысы шулай ук куркыныч. Мондый тискәре йогынтыны минимальләштерү, котылгысыз социаль-икътисади югалтуларны киметү – безнең уртак мөһим бурычыбыз», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Киңәшмә икътисадка банк кредитлавы өлешендә ярдәм итү чараларына багышланган иде. Путин, аерым алганда, банк системасының тотрыклылыгын тәэмин итү зарурлыгына игътибар итте.