Казан кешесен сертификатсыз һәм рөхсәтсез 4 мең медицина битлеге сатуда тотканнар
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан кешесен сертификатсыз һәм рөхсәтсез 4 мең медицина битлеге сатуда тотканнар. Бу хакта «Татар-информ»га коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең торак комплексларының берсендә медицина битлекләрен саткан 36 яшьлек ирне тоткарлаган.
Ул 4 мең битлекне бер данәсен 150 сумнан сатарга тырышкан. Шул ук вакытта шәхси саклану чараларына бернинди документы да булмаган.
Полиция мәгълүматларына караганда, тоткарланган ир-атның гамәлләре «Дәүләт теркәвеннән башка яисә махсус рөхсәттән (лицензиядән) башка эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» һәм «Фальсификацияләнгән, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән медицина әйберләре әйләнеше» маддәләренә эләгә.