Россия Президенты изоляция режимыннан әкренләп чыгу планын эшләргә кушты
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле изоляция режимыннан, чикләү чараларыннан этаплап кына чыгу планы эшләнергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин шушы планны 5 майга әзерләргә боерык бирде.
«Хөкүмәткә, Роспотребнадзорга, Дәүләт Советының эшче төркеме белән берлектә, 5 майга күрсәтмәләр әзерләүне йөклим. Бу 12 майдан әкренләп кенә чикләүләр режимыннан чыгу параметрлары, критерийлары билгеләнергә тиеш», — диде Путин.
«Изоляция чараларын бик сак кына гамәлдән чыгарырга кирәк. Бүтән куркыныч янамый дип тынычлану ваемсызлык булыр иде. Бездән дисциплина һәм мобилизация сорала. Эпидемия дулкыны кимүенә ирешергә кирәк. Изоляция, карантинны никадәр төгәл үтәсәк, эпидемия шулкадәр тизрәк китәчәк», — диде Россия Президенты.
Илбашы әлегә вирусның пик ноктасы узмаганын, хәзер иң киеренке этапта булуын искәртте. Владимир Путин коронавирустан һәлак булучыларның гаиләләренең, якыннарының кайгыларын уртаклашты.