Владимир Путин 28 апрельне Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне дип игълан итте
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин 28 апрельне Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре көне дип игълан итте. Бу хакта ул туры эфир барышында мөрәҗәгатендә белдерде.
Илбашы коронавирус таралу белән бәйле шартларда фидакарь хезмәт куйган ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.