Кремль Михаил Мишустинның отставкага китү ихтималы турындагы хәбәрне кире какты
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россия җитәкчелеге яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктырган РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның үз вазифасыннан китүенә бәйле вариантны карамый. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Бу – сафсата», - диде РФ Президентының матбугат сәркатибе «Медуза» басмасында дөнья күргән, Мишустинның савыкканнан соң ил Хөкүмәте вазифасына кире әйләнеп кайтмау ихтималы турындагы мәгълүматны шәрехләп.
«Татар-информ» агентлыгы Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның коронавирус инфекциясе йоктыруы хакында хәбәр иткән иде инде. Премьер вазифаларын башкаручы итеп аның беренче урынбасары Андрей Белоусов билгеләнде.