Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Май
2020

Яңгырлар аркасында Кукмара районының бер авылында бакчалар су астында калырга мөмкин

0

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яңгырлар аркасында Кукмара районының бер авылында йорт яны участоклары су астында калырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында су 8 сантиметрга күтәрелгән һәм 52,56 метр билгесендә туктап калган.

Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында исә су 20 сантиметрга күтәрелгән. Әмма биредә куркырлык сәбәп юк – критик күрсәткечкә җитәргә 2,5 метр бар.

Түбән Кама ГЭСының аскы бьефында суның чигенүе күзәтелә – суның биеклеге 5 сантиметрга кимегән.

Бер тәүлек эчендә Кече Чирмешән елгасында су – 63, Гөбенә елгасында – 10, Нократ елгасында 8 сантиметрга күтәрелгән. Тулаем алганда, республика елгаларында суның биеклеге куркыныч күрсәткечләргә җитмәгән.

Коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә, Нократ елгасында су күтәрелеп, Лубян авылында биш бакча яны участогы су астында калырга мөмкин.




Москва на Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Москве

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина взлетела в чемпионской гонке WTA






СК возбудил дело после того, как пациентки попали в больницу из-за процедуры ЭКО

Алтайская легкоатлетка победила на международных соревнованиях «Русская зима»

Захарова удивилась необъективной оценке посла Израиля о вкладе России в освобождение заложников

Юбилейные медали вручат ветеранам в Коньково