Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Самараның Камышлы районында Сабантуй булмый
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы район үзәгендә һәм Дәүләткол авылында эпидемиологик хәл аркасында милли бәйрәм – Сабан туе үткәрелмәячәк. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. Бәйрәм 5 һәм 13 июнь көннәрендә үткәрелергә тиеш булган. Быел Дәүләтколда Сабан туе авылның 100 еллыгына багышланырга ниятләнгән, әмма ул үткәрелми, диелә хәбәрдә. Самара өлкәсендә Сабантуй көннәре билгеле, дип хәбәр иткән идек.