«Каз өмәсе» бәйгесе җиңүчесе: Каз өмәсен оныкларыбыз күреп үссен дип уздырабыз
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Беренче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең гран-при иясе Хәмдия Гыйзамова каз өмәләрен оныклары, балалары белән бергә үткәрүе турында сөйләде. «Шәһәр җирендә торуга карамастан, без озак еллар казлар асрыйбыз. Алты оныгым бар, алтысы да кыз. Алар да күреп, белеп үссен өчен каз өмәләре уздырам. Инкубаторда чебиләр чыгара башладык. Быел 50 баш каз үстердек, биш ай карадык. Барысы да исән-имин, берсе дә биш-алты килограммнан ким түгел», — диде Минзәләдән Хәмдия Гыйзамова. Читать дальше...