Аерылышырга җыенган өчен, Сибайда яшәүче хатынга ире пычак кадаган
Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек ир-ат 39 яшьлек хатынына пычак кадаган. Ул хатынын аерылышырга теләгән өчен яралаган. Хатын имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Хатынын яралаган ир-атны полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән. Якынча версия буенча, хатын иптәш кызы янына кунакка килә. Аннары бирегә бу хатынның ире дә килә. Алар бергәләп табын корып утыра. Шул чакта хатын иренә аерылышырга теләвен әйтә һәм ир белән хатын талаша башлый. Читать дальше...