Башкортстанда актер Марсель Ходайголов вафат
Башкортстанның Сибай шәһәрендә А.Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театры актеры Марсель Ходайголов вафат булган. Быел ул үзенең 75 яшьлеген билгеләп үткән иде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Марсель Ходайголов – Сибай театрының ветераны, ул биредә 1964 елдан бирле эшләгән. Артист РФ Мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «Югары казанышлар өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.
«Башинформ» агентлыгы актерның хәләл җефете – халык артисткасы Рамилә Ходайголованың, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.