Алты буалы чыгарылыш Татарстан медальләре алды (+ фото)
Быел мәктәпне тәмамалаучы 52 укучының “Укуда аерым уңышлары өчен” Россия медальләре алуы турында язган идек инде. Ниһаять, барлык бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре, шуның белән алардан 75 һәм аннан күбрәк балл җыючыларның һәм Татарстан медаленә лаекларның исемнәре билгеле булды. Менә алар: Лицей-интернаттан Лия Аникина. Ул районда рус теленнән 100 балл җыючы бердәнбер чыгарылыш. Тагын инглиз теленнән 95 һәм җәмгыять белеменнән 82 балл туплады. М. Вахитов исмендәге гимназиядән Роман Гәрәев. Читать дальше...