АЙГА КЫРЫН КАРАМА
7 март (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.31 сәгатьтә калка, 6.41 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.09 сәгать.
Бу тәүлектә кеше сүлпәнләнә, башкалар ихтыярына тиз бирешә. Тире авырулары килеп чыгарга мөмкин. Азрак йокларга кирәк. Тәүлек энергетикасы бөерләргә тискәре йогынты ясый.
Барбарис – бөергә дәва
1 аш кашыгы барбарис җимешен ваклап, төеп, өстенә 1 стакан кайнар су агызалар, икенче савытка 1 аш кашыгы гөлҗимеш җиләген ваклап, изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар да, ярты сәгать төнәткәч, сөзеп, икесен бергә кушалар, әз генә бал өстиләр дә, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.
8 март (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.38 сәгатьтә калка, 7.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.13 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, күз тиюдән, агуланудан саклану зарур. Кылган эш-гамәлләр турында уйлану, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерү хуплана. Сукыр эчәк зәгыйфь. Эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 7-12 мартта рассадага кәбестә, карбыз, кавын, баклажан, ташкабак чәчәргә була.
Ашказаны авыртканда
1 аш кашыгы бака яфрагы үләнен ярты стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр дә, бер сәгать эчендә әз-әзләп эчеп бетерәләр. Бу – тәүлеклек доза, шуннан күбрәк эчәргә кирәкми. Яисә 1 чәй кашыгы тырнакгөл үләнен ярты стакан кайнар суда пешереп, көненә 3 тапкыр 3 әр аш кашыгы эчәләр.
9 март (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.44 сәгатьтә калка, 7.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.18 сәгать.
Тәүлек энергетикасы кеше аңына рухи үзгәрешләр кертә: ул шик-шөбһәләрдән арына һәм хәлиткеч карарлар кабул итә. Тәкәбберләнергә, талашырга ярамый. Ашказаны, күзләр, нерв системасы зәгыйфь. Ай Чаянда чакта салкын тиюне, ангинаны, тамак авыруларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә.
Пародонтоз
Пародонтоз - тешне чолгап алган тукымаларның хроник авыруы, ул тешләрне селкетә һәм төшерә. Теш янындагы тукымаларның кан белән начар тәэмин ителүеннән барлыкка килә, моңа дөрес тукланмау, шикәр һәм алкогольне кирәгеннән артык куллану, тәмәке тарту, организмның хәлсезләнүе дә сәбәп була. Каты ризык ашау зарур, бу вакытта аңкауларга массаж ясала. Шулай ук флавоноидларга (ялкынсынуны киметә), бета-каротинга (тукымаларны торгыза), цинкка (җәрәхәтләрне төзәтә), фолий кислотасына (ялкынсынуны баса) бай булган ризыклар ашау файдалы, бу матдәләр яшелчәләрдә күп. Кәбестә, петрушка, кызыл борыч - бета-каротин һәм В витамины чыганагы.
Цинкка петрушка һәм сарымсак бай. Флавоноидлар исә кәбестә, помидор, караҗиләктә шактый. Фолий кислотасына кәбестә, чөгендер сабагы бай. Имбир һәм ананас та ялкынсынуны басу үзлегенә ия.
10 март (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.51 сәгатьтә калка, 7.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.23 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Тыйнаклык, буйсыну көне. Гаиләгә игътибарны арттыру зарур. Арыганлык аркасында холыксызлану килеп чыгарга мөмкин. Психологик киеренкелекне физик хезмәт киметә ала.
11 март (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 22.30 сәгатьтә калка, 8.14 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 11.27 сәгать.
Сәяхәт һәм эш сәфәрләре, күченү өчен җайлы көн. Сәүдә, кәсәбәчелек тә уңыш китерә. Эш урынын алыштыру уңай нәтиҗә бирә. Сәламәтлек яхшы, кәеф күтәренке. Мүк җиләге, миләш, кишер ашау файдалы.
Кишер каротинга бай
Кишер халык медицинасында йөрәк, бавыр, бөер, эчәклек авыруларын, азканлылыкны дәвалаганда кулланыла. Кишердәге каротин организмда А витаминына әйләнә. 100 г кишердә 7,5 мг каротин бар, ә шулкадәр үк помидор яки өректә 1,7 мг гына. Әлеге тамыразык В, РР, Р, Д төркеме витаминнарына, фосфор, калий, натрий, марганец минераль тозларына бай. Аны бигрәк тә гипертония, атеросклероз, авитаминоздан интеккән, күрү сәләте начарайган кешеләргә ашау файдалы. Кишер томау төшкәндә, тамак авыртканда, ютәлләгәндә дә ярдәмгә килә. Андагы каротин үсемлек мае яки атланмай, каймак белән ашаганда яхшырак үзләштерелә.
12 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.56 сәгатьтә калка, 8.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.32 сәгать.
Акыл җыю, фәннәр өйрәнү көне. Якын туганнарны бүләк белән сөендерү хуплана. Ай Укчыда чакта иҗтимагый тормыш белән кызыксыну арта, җәмгыятьтә үз урыныңны табасы, тормышны көйле, уңайлы итәсе килә. Сизү әгъзалары, кан тамырлары, умырткалыкның аскы өлеше зәгыйфь.
13 март (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.59 сәгатьтә калка, 9.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.37 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Төрле хәвефле эшкә керешергә, гомерне куркыныч астына куярга ярамый. Коткыларга бирелмәскә, комагайлык күрсәтмәскә, ит һәм сөт ризыклары белән мавыкмаска кирәк. Физик эш күләмен киметү зарур – имгәнү куркынычы бар. Операцияләр ясатмау хәерлерәк.
Бананлы кекс
3 йомырка, 100 г атланмай, 6 аш кашыгы шикәр, 2 стакан он, 2 банан, ярты пакет камыркүперткеч, 1 чеметем тоз кирәк. Йомырканың агын сарысыннан аерып алып, 30-40 минутка суыткычка куялар. Майны шикәр кушып күпертәләр. Шуңа күперткеч кушып иләнгән он, йомырка сарыларын кушып, камыр туглыйлар. Бананнарны изеп кушалар. Йомырка акларын тоз белән туглап күпертеп, камырга өстиләр, сак кына болгаталар да, майланган формаларга салып, 180 градуслы мичтә 25 минут пешерәләр.