XIII гасыр башы шагыйре Кол Гали әсәрен оеткы-өлге итеп алган, каһарман шагыйребез М.Җәлил исемен йөрткән театрда куелган балетның, шул исәптән либретто авторы, Татарстанның халык шагыйре Р.Харисның Россиянең дәүләт премиясенә лаек булуы татар халкының үзен, талантын тану да иде. «Идегәй» дастаны Р.Харисны шул исемдәге поэма язуга рухландырса, Р.Мингалим, Ю.Сафиуллин кебек драматурглар дастан каһарманнарын интеллектуаль югарылыкта сәхнәгә күтәрде. Казан ханлыгы чорының олы шәхесләре хәзерге... Читать дальше...
“Фатыйх Кәрим кылган тиңдәшсез батырлык үрнәге дөнья халыклары әдәбиятында башка юк”. Бу сүзләр Татарстан Язучылар берлеге бинасындагы Тукай клубында галим һәм әдәбият белгече Рамил Сарчинның Татарстан китап нәшриятында 2014 елның ахырында дөнья күргән “Жизнь и судьба Фатиха Карима” дигән фәнни-популяр басмасын тәкъдим итү кичәсендә кат-кат кабатланды.
Читать дальше...
Ул искитмәле сөйкемле. Кайчагында авыл кызыдай гап-гади, икенче карасаң – буй җитмәс һавалы. Сәхнәдә кыланчыкланып алуы да килешеп тора. Шәкертләре исә: “Венера Әхәтовна бик таләпчән”, - диләр. Ул һәрвакыт яхшы-көр кәефтә, көч-куәте, иҗат дәрте ташып тора. Күзләрендә бик тирәндә яшеренгән моң шәүләсе аңа бәхетле булырга комачауламый бугай. Әйе, Венера Ганиева – бик бәхетле кеше. Күренекле җырчыга лаек барлык мактаулы исемнәрне алып бетергән, дәүләт бүләкләренә ия булган, 30 еллык сәхнә гомере, йолдыздай балкып, халык каршында үткән. Читать дальше...
Исхакый кабере
Танып алдык сине әллә каян,
Гүя рухың кулын изәде.
Ап-ак мәрмәр ташка кара белән
“Иделле” дип язган, күр әле!
Ап-ак мәрмәр ташта кара язу,
Кара тамгаларны агартып,
Хәбәр бирә гомер сөрүеңне
Хөр мәмләкәт өчен, җан атып.
Яктылыгын тойдык кабереңнең,
Кайнарлыгын мәрмәр ташның да...
Аяз таңнар көткән Идел сыман
Күңел әзерләнде ташырга.
Син дә аяз таңнар көткәнсеңдер,
Төндә күңелләрең тулгандыр.
... Читать дальше...
Татарстанда милли мәгариф бүген хәвефле хәлдә яши. Казандагы 180 мәктәпнең 40-ы гына милли булып санала. Ике телле, ягъни катнаш булып саналган шул 40 мәктәпнең дә бик азында гына татарча сөйләшәләр. Бу безне борчый.
Читать дальше...
21 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.05 сәгатьтә калка, 19.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.14 сәгать.