Казанның Ирек мәйданында данлы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана Бөек Ватан сугышының мөһим вакыйгаларын чагылдыручы сәхнәләштерелгән күренешләр белән ачылды. Парад исә Россия һәм Татарстан әләмнәрен, Җиңү Байрагын алып чыгу белән башланды. Аннары Мәскәүнең Кызыл мәйданында барган парадның турыдан–туры трансляция күрсәтелде. РФ Президенты Владимир Путин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Ул Россия халкының бергәләп Ватанны коткару хакына мәңге онытылмас батырлык кылуын билгеләп үтте... Читать дальше...
Казаныбызда төзекләндерүдән соң Җиңү паркы ачылды. 9 майда Президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикабызның Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәр хакиме Илсур Метшин беренчеләрдән булып яңартылган паркны карап чыкты, Мәңгелек ут янына, Бөек Ватан сугышында балаларын, ирләрен югалткан хатын-кызларга багышлап куелган яңа һәйкәлгә чәчәкләр салды, “Хәтер китабы” павильонын ачуда катнашты.
Читать дальше...
Элемтә - армиянең нервы, дип белми әйтмәгәннәр. Ялан кырларда, дошман пуляларыннан качып, чытырманлы урманнарны ерып чыбык сузучылар, землянкаларда командование боерыкларын ирештерүче радистлар булмаса, кай тарафка барырга икәнен ничек чамаларга? Кемнең кемгә атканын да белеп булмас иде. Фронт хатлары – шул ук элемтә ул. Алар улларын көткән ата-аналарга, ирләрен озатып калган хатыннарга, әтиләреннән аерылырга мәҗбүр булган сабыйларга кабат кавышуга өмет бирә, өйләреннән килгән җылы хатларны укыгач... Читать дальше...
Былбыл сайравын тыңлап илһамланучы Ринат Мөхетдинов күренекле музыкантларның авылга килеп сәләтле балалар эзләве турында шаккатып сөйли:
Читать дальше...
16 май (шимбә). Рәҗәб аеның 27нче көне. 28нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.57 сәгатьтә калка, 17.24 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 16.20 сәгать.