Туфан МИҢНУЛЛИНның тууына 80 ел
Күренекле драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин – эш-гамәлләре белән халык хәтерендә истә калырга лаек булган көчле шәхесләрнең берсе. Замана җилләре ничек исүгә карамастан, туган халкының кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычларын үзенеке дип кабул итүче, шуны җырлаучы Туфан ага безнең аксакалыбыз, олуг остазыбыз иде.
Аның күпкырлы таланты республикабыз театрларының репертуарын баетты. Гаять халыкчан спектакльләре тамашачыларның театрга мәхәббәтен үстерде... Читать дальше...
– Минтимер Шәрипович, Сез Туфан Миңнуллин белән яшьтәшләр үк булмасагыз да, замандашлар дип әйтик: республикабыз өчен хәлиткеч тарихи вакыйгалар эчендә бергә кайнаган, гомумән, янәшә атлап барган кешеләр. Өстәвенә Сез – әдәбият-сәнгать, театр сөюче кеше. Әйтегез әле, күңелегезгә кайсы Туфан якынрак: язучы-драматургмы яисә депутат, җәмәгать эшлеклесеме?
Читать дальше...
Туфан абый бай һәм мәгънәле тормыш юлы үтте. Аның күпкырлы иҗаты, тирән эчтәлекле һәм халкыбыз язмышы өчен әрнеп язылган пьесалары, үлемсез Әлмәндәре һәм дистәләгән китаплары халкыбыз мирасын баетты. Туфан аганың әдәби иҗаты, халык депутаты буларак бихисап башкарган эшләре турында күпме генә сөйләсәм дә, аның шәхес буларак күпкырлы тирәнлеге, милләтебезнең киләчәген ни дәрәҗәдә кайгыртуы, халкыбызны ни дәрәҗәдә сөюе хакында нинди генә сүзләр әйтсәм дә, аз булыр кебек.
Читать дальше...
Туфан Миңнуллинның Казансу елгасына терәлеп диярлек торган фатирына узам. Танылган язучыбызның илһамланып корган соңгы оясы. Өй хуҗабикәсе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия мондагы бер генә әйбергә дә тимәгән – бөтенесе дә Туфан абый алганча, ул күз алдына китергәндәгечә. Бу иркен, матур фатирны аларга Туфан абый әзер булганчы күрсәтмәгән дә.
Читать дальше...
Тәүге нәсер һәм хикәяләрем матбугатта 20 яшемдә чакта ук ялтырый башласа да, беренче китабым 1988 елда гына дөнья күрә алды. Туфан абыйның Язучылар берлеген җитәкләгән чагы, кем икәнлегемне ишетеп тә белми, хикәяләремне укып азапланырга вакыты юк иде, шуңа карамастан нәшрият планын барыбер раслады ул. Ә танышуын 1994 елда, “Сәет батыр” китабым басылып чыкканнан соң гына, чынлап таныштык без. Китапның “Татарлар Пугачев явында” дигән өлешендә, Бәхтияр Канкаевны үзенең драмасында юлбасар сыманрак тасвирлаган өчен... Читать дальше...
(Туфан Миңнуллинның шаһәсәре)
Театр өлкәсендә могҗизалар сирәк була. «Галиябану» (М.Фәйзи), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов) могҗизасы, «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт), «Кичер мине, әнкәй» (Р. Батулла) могҗизасы һәм, ниһаять, «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) могҗизасы. Әсәр 25 елдан артык сәхнәдән төшми уйнала икән, ул инде могҗиза. Чирек гасырда буыннар алмашына. Зәвык үзгәрә. Ләкин шаһәсәрләр үзгәрми, алар һаман сәхнә тота. Шаһәсәрнең (классиканың) билгеләмәсе шунда. Читать дальше...