Хөкүмәтне ана телен бетерүдә гаепләүчеләр татар теле «кухня теле» дәрәҗәсенә калды, дип зарланырга ярата. Мин бу фикергә каршы. Татар теле – кухня теле түгел, инде мәктәп теле дәрәҗәсенә калып бара.
Читать дальше...
РЕДАКЦИЯДӘН. Резеда ханым Ахиярова җәйнең беренче көнендә түгәрәк гомер бәйрәмен каршылады. Аны ихлас котлап, сәламәтлек, хәерле тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.
Читать дальше...
Минем бу «рәссам абый» белән танышуым әни аркасында булды дисәм hич тә ялгыш булмас. Чөнки мәктәптә укыганда урамда «трай тибеп» йөрмәсеннәр дип, ул икебезне дә җитәкләп, мәҗбүри рәвештә, Чаллы шәhәренең 1 нче сынлы сәнгать мәктәбенә кертеп җибәрде. Икебезне дә диюем - энем белән мине.
Читать дальше...
Гүзәл ӘДҺӘМ
Мөнирәгә Баулыдан зу-у-ур ястык килеп төште. Төште дигәч тә, “Камаз” машинасында эшләүче авылдашы Илсур өенә үк кертеп тапшырды. Ниндидер хуҗалык йомышы белән Баулыга барган икән дә, зәңгәр чәчәкле теге олы ястыкны шуннан ияртеп җибәргәннәр үзенә. Кайнанасыннан соңгы бүләк – соңгы истәлек булып чыкты ул...
Илсур ястыкны сандык өстенә утыртып куйды да куен кесәсеннән бер хат тартып чыгарды. Кайнананың хаттагы кулын танып, Мөнирә җиңелчә калтырап куйды. Нәкъ башка хатларындагы кебек... Читать дальше...
КӨТМИ ИДЕМ ИНДЕ МОГҖИЗАЛАР
Көтми идем инде могҗизалар,
Йолдыз күзләмәдем күкләрдән.
Искәрмәстән ул күзләрне күрдем,
Әллә эзләгәнмен күптәннән?
Моңсу иде алар, назлап кына
Күзләремә сөеп бакканда,
Чайпалды да күңел күгем шулчак,
Чүт түгелми калды чит ярда.
Ниләр генә кылыйм, шул күзләрнең
Тирән моңын өзелеп сагынам.
Йолдызларга багып, син дә мине
Ай юлыннан эзләрсең сыман...
... Читать дальше...
4 июнь (шимбә). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.07 сәгатьтә калка, 19.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.
Читать дальше...
Хөкүмәтне ана телен бетерүдә гаепләүчеләр татар теле «кухня теле» дәрәҗәсенә калды, дип зарланырга ярата. Мин бу фикергә каршы. Татар теле – кухня теле түгел, инде мәктәп теле дәрәҗәсенә калып бара.
Читать дальше...