Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Август
2015
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

МИН КИТСӘМ, КИНӘТ КИТӘРМЕН…

0
Туфан Миңнуллинның Казансу елгасына терәлеп диярлек торган фатирына узам. Танылган язучыбызның илһамланып корган соңгы оясы. Өй хуҗабикәсе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия мондагы бер генә әйбергә дә тимәгән – бөтенесе дә Туфан абый алганча, ул күз алдына китергәндәгечә. Бу иркен, матур фатирны аларга Туфан абый әзер булганчы күрсәтмәгән дә.
 
«Әти, күрсәт инде», дигән Әлфиясенә дә: «Күрсәтмим, йә берәр кимчелек табып, күңелемне төшерерсез», – дигән. Нәҗибәсенә зур сюрприз ясап, кухня гарнитуры, озын бар өстәле куйдырткач, ике пыяла шкафка үзенең яраткан сын-уенчыкларын тезеп бетергәч кенә керергә рөхсәт биргән. Ә үзе  эшчеләр белән мәш килеп, төзелеш кирәк-ярагы юнәтеп, төсләр яратып, бөртекләп-берәмтекләп эшләгән ул. «Без аның бөтен әйберен дә яратып кабул иттек, – ди Нәҗибә апа. – Менә бу озынча бар өстәлен яратмадым яратуын, гел театр буфетын хәтерләтә бит. Ә Туфанга рәзе аны әйтергә ярый? Юк-юк, булмаганны...» Өстәп, Әлфия ханым да елмая: «Без башта әтине бар яклап мактыйбыз, ай-яй, молодец, дип куандыра идек. Бераз вакыт узганнан соң гына, җайлап, аз-азлап кына кимчелекләрен күрсәтеп була».
 
Биш бармак белән шакый-шакый йөрәккә керде
 
– Мин Азнакайдан егетем белән Казанга пединститутка укырга керергә килдем, – дип, яшьлек елларына кайта Нәҗибә апа. – Әмма пединститутка аяк тартмады, борылып, театр училищесына киттек. Егетем, мине укырга кертү, Казанда йөрергә өйрәтү мәшәкатьләре белән әвәрә килеп, үзе укырга керергә дә соңарды. Шулай килеп чыкты – ул мине үз куллары белән театр дөньясына озатты, үзе мәхрүм калды…
 
– Щепкинчылар арасында Туфан абый буласын белсәме…
 
– 1956 елда без Мәскәүдә укый башладык. Курсыбызда Туфан аерылып тора иде. Бердән, бездән өлкәнрәк, чарланган, инде тормышны күреп килгән, икенчедән, аның фикер сөреше! Без лекцияләрдә, сорамасалар ярар иде, дип, шым гына утырабыз, ә Туфан профессорлар белән парә-парә килеп бәхәсләшә! Аның киң кырлы акылына, фикер сөрешенә авыз ачып карап торабыз. Философия, тарих дәресләрендә ул рәхәтләнеп йөзде. Аны укытучылар шундук үз итте, үз даирәләренә алды дисәң дә була. Слух дигәннәре юк дәрәҗәсендә бит инде, ә аны җыр укытучысы мактапмы-мактый! Ул «Водовоз» җырын теләсә кем җырлый ала, шуңа махсус Туфан өчен биргәндер дә. Әле аны биетәләр дә иде! Бии белми инде, бахыр, чак-чак селкенергә маташа… Ә мактый моны укытучылар. Чөнки хөрмәт итәләр иде.
 
– Сезнең аркада Казанга кайтып китәргә уйлаган Туфан абый өчен юкка эләкмәгәндер инде?
 
– Туфан миңа хисләрен беренче курста Яңа елны каршы алганда аңлатты. Мин әле мәктәп тәмамлап кына килгән сабый. Шундый кешенең сүзләреннән соң югары температура белән караватка аудым. Мин укырга килмәгәч, Туфан йөгерттереп безнең бүлмәгә килеп җиткән: «Нәрсә булды сиңа?» – ди. Ә минем, аны күрүгә, кабат хәлем китә. Бердән, Туфаннан шөллим, икенчедән, Казанда калган егетем бар. Бүлмәдә унбер кыз яши идек. Туфан, юк эшне бар итеп, гел безнең бүлмәгә йөри башлады. Миңа атап килгәнен чамалыйм инде. Ә ул кызлар белән аралаша, аларны көлдерә. Мин сөйләшүләргә катнашмыйм. Ул бит шалт, турыдан әйтә дә куя – мин уңайсызлана идем. Әмма бүлмәгә кергәнче биш бармак белән ишек шакуын һич онытасым юк. Ул шулай шакыды ишекне. Шул биш бармагы белән йөрәккә кадәр шакыган, күрәсең... Аның игътибарына җавап бирмәгәч, давыллап, Казанга кайтып китәргә җыенган. Мине деканатка чакырып, синең аркада шундый кеше укуын ташларга җыена, кулыңны тотып торырга булса да рөхсәт ит, дип сорадылар.
 
– Нинди артист иде соң ул Туфан абый?
 
– Без артистлык амплуасына тиз кереп киттек, артистлаштык дисәң дә була. Ә Туфанны  «бөгү» җиңелләрдән түгел. Фәлсәфәгә артык бирелсәң, артист булып булмый бит ул. Ә Туфан фәлсәфә кешесе иде. Шуңа да күбрәк каләм ягы тарткандыр аны.
 
– Туфан абыйны нинди сыйфатыгыз белән карата алдым дип уйлыйсыз? Әллә гашыйк булу өчен сыйфат кирәкмиме?
 
– Гашыйк булмый калмагандыр, әмма аны минем авыл кызы булуым яраттырды. Шәһәр кызларын кешегә дә санамый иде Туфан. Тотнаклы, тәрбияле, тыйнак авыл кызы кирәк иде аңа.
 
– Үзе әйтмешли, яше – унсигездә, акылы сиксәндә булганымы?
 
– Нәкъ шулай. Әмма нинди талантлы, гасырлар битенә алтын хәрефләр белән язылырлык шәхесне карата алырлык энҗе бөртеге булганмын мин!
 
Әзергә бәзер яшәдем
 
– Туфан абыйның шундый шәхес, танылган язучы булып китүендә Нәҗибә апаның да өлеше юк түгелдер.
 
– Минем аркада ул шундый кеше булды, дип, мин Туфанның бер тамчы уңышына да дәгъва итмим. Ул – үзе зур шәхес, ул үз-үзен үстергән кеше. Мин көне-төне театрда, гастрольләр белән чыгып китәм, Туфан үзен-үзе карап яшәде. Әмма һәрвакытта намуслы булды. Башка хатын-кызлар да кызыкмады түгел. Мин, андыйларны күргәч, эчемнән генә, ышанмагыз сез аңа, ул мине генә ярата, дип тора идем. Шундый иде ул Туфан, шаярта-шаярта башкаларны ялгыштырса да, үзе бервакытта да ялгышмады. Читкә-миткә тайпылмады, үз-үзенә дә, гаиләгә дә тугрылык саклады. Безне ул һәрвакыт үз ышыгында яшәтте.
 
– Әле ярый, бернинди гастрольләргә йөрү юк, җанашым, өйдә генә утыр, димәгән...
 
– Ул бит минем нинди кеше икәнемне белде. Без бит икебез дә иҗат кешесе, театр җанга да, канга да сеңгән. Гастрольләргә барганда, һәрвакыт яныма килеп китә иде. Самолёттан курку тарихы, аннан бөтенләй утырмый башлавы да минем янга Уфага килгәч булды. Болытлы ямьсез көн, күкри-күкри яшенли. Самолёт зур тоткарлык белән утырды. Самолёттан төшкән Туфанның да йөзе нәкъ күк йөзе диярсең. Каршысына йөгереп баруыма: «Кит,  кит, – диде. – Мин башка бервакытта да самолётка утырмыйм». Әмма тагын бер утырды әле ул самолётка. Ул вакытта да – 1966 елда Бөгелмәгә барганда, нәкъ шул хәл кабатланган. Ул аны өстән ишарә итеп кабул итте. Театр әллә нинди ерак җирләргә самолёт белән очканда да, ул поезд маршрутлары сайлый башлады.
 
– Гаиләдә нинди иде ул?
 
– Бәрәңгене әрчүен мин әрчегәнмендер, әмма калган мәшәкать минем җилкәдә булмады. Бервакыт (хатын-кызлыгым баш күтәргән, күрәсең): «Нишләп син миңа акча бирмисең?» – дидем. «Син үзең дә эшлисең бит, нәрсәгә кирәк сиңа акча?» – диде Туфан. Аның  шундый сүзләре дә бар: «Әгәр суыткычың тулы ризык, торырга фатирың, ишек төбендә көтеп торган машинаң булса, нәрсәгә кирәк ул акча?» Мин дә башка акча сорамадым. Әмма әзергә бәзер яшәдем. Мин бүгенгәчә сабын белән порошокның кайда сатылганын, ЖКУ, банкларның кайда икәнен белмим. Әллә нигә бер базарга ияртеп чыга иде мине Туфан. Анда да әле, озак буласыңмы син, кайтабызмы инде, дип, янында уфтанып басып тора идем. Ул миңа бер авырлык күрсәтмәде. Туфан белән узган гомерем бәхеттән генә тора, Нәҗибә Ихсанова дигән исемем, яраткан тамашачым булса да, минем әле тагын бер кадерле, кодрәтле исемем бар: «Туфан хатыны» дигән исем. Ул – минем горурлыгым.
 
Миңа роль бармы?
 
– Нәҗибә апа, ирегез драматург булгач, рольсез калу куркынычы булмаган да инде Сезгә. Көнләшмәделәрме?
 
 
– Мин, Туфан язып бетерүгә, миңа роль бармы, дип сорый идем. Ул минем аша иҗат итте. «Әниләр һәм бәбиләр»дә минем тышкы кыяфәткә туры китереп язылган Гөлфинә сүзләре дә бар. «Мин матур түгел», – дип көрсенгән Алтынчәчкә: «Кара, мин матурмы? Кылыч борын, олы авыз...» –дигән җавап минем йөз төзелешеннән чыгып әйтелгән. Театрдагы хезмәттәшләрем, бәлки, көнләшеп тә алганнардыр, әмма йөзгә бәреп әйткәннәре булмады.
 
Әти гафу  үтенә белмәде
 
– Туфан абый үзе әйтмешли, тач үзенә охшаган нәние – Әлфиясе тугач үзгәрдеме ул?
 
– 1963 елның 1 гыйнварында, Яңа ел төнендә, рәхәтләнеп биегәнгә күрә, егерме көнгә иртәрәк туды Әлфия. Аны табып, күкрәгемә салгач та шаккаткан идем. Тач Туфан инде менә: кара бөдрә чәч, кысык күз, күз карашына кадәр әтисенеке! Туфан бала белән әвәрә килде, бала әтисе алдыннан төшмәде дип әйтә алмыйм. Бәлки, Әлфиянең аңа бераз балачак үпкәсе дә бардыр. Аннан Әлфия бит ул безгә бер мәшәкать күрсәтмәгән бала. Гел «бишле»гә генә укыды ул, өлгер иде, бик башлы булды. Ул – Туфанның бәләкәй копиясе. Холыклары белән дә алар әтисе белән охшаш. Ә ике плюс бер-берсеннән этәрелә бит. Туфан – туры сүзле, шундук фикерен бәреп әйтә торган кеше. Әлфиядә ул яктан хатын-кызлык бар – ул әйтәсе фикерен җыеп әйтә. Әмма әйтә.
 
– Әти – зур шәхес, – дип сүзгә кушыла Әлфия апа. – Ә шәхесләр һәрвакыт каршылыклы була. Ул бер үк дәрәҗәдә кыю һәм куркак иде. Трибуналарда башкалар шөлләгән фикерне шәрран әйтеп бирерлек кыюлыгы булган әти самолёттан, табибләрдән курыкты. Аннан әти, гаебен танып, гафу үтенә белмәде. Син әйткән сүзләрне тыңлап, нәрсәне дә булса шыпырт кына үзгәртеп куя иде ул, әмма, минеке дөрес булмаган икән, дигәне булмады. Мисалга, без аның белән авыл-шәһәр кешесе турында бәхәсләшә идек. Ул минем Казанны сагынып кайтуымны аңламый иде, янәсе, шәһәрнең нәрсәсен сагынып була? 
 
– Аның өчен дөньядагы иң әйбәт җир – Мәрәтхуҗа, иң әйбәт кешеләр Мәрәтхуҗада гына иде, – дип елмая Нәҗибә апа.
 
– Яратуын ничек аңлата иде?
 
– Әлфияне үчтек-үчтек сөеп утырганын хәтерләмим, – ди Нәҗибә апа. – Ул бит гел эше буенча йөрде, чыкты да китте. Аннан мин аны гаилә дип кенә яшәде дип әйтә алмыйм. Аңа иң элгәре милләт булды. Шуңа да Әлфиянең Данияр белән Диләрәсе туып, аларга булган игътибарны күргәч, үпкәләп тә куя идем. Янәсе, син бер дә Әлфияне болай итеп яратмый идең! Аннан аның икенче ягы да бар инде – ул вакытта бит тормыш көтәсе бар, өлгермәгәндер дә. Ул Әлфиягә яратуын башка төрле аңлатты – аңа да, оныкларыбызга да ныклы җирлек әзерләде.
 
– Әтинең чын-чынлап яратуы Диләрә тугач булды, – ди Әлфия апа. – Ул бабасының тезеннән төшмәде. Диләрәгә сүз әйттермәде, кыз баланы гел яратырга гына кирәк, ди иде. Укырга кергәч, Диләрә авырлык белән укып китте. Мин борчылам инде, рәхәт нәрсә түгел бит. Әти: «Кыз балага нәрсәгә кирәк ул уку, бәхете булсын», – диде. Кечкенә вакытта мине алып калганын хәтерләмим, ә минем балалар белән берүзе авылга яшәргә кайтып китә иде. Даниярның чүкеч-пычкы тота белүләре – бабасы мәктәбе. Шулар белән әвәрә килеп, ашарларына пешереп яшәде әти.
 
Туфанча яшәү
 
– Без Туфан белән Туфанча яшәдек, – ди Нәҗибә апа. – Көчле рухлы булуы белән безне буйсындыргандыр инде ул. Ул үзе ничек теләде, шулай яшәде. Бик мавыгучан иде: әнә шкаф тулы сыннар, кечкенә кошчыклар. Үзенә шөгыль табып, шуннан тәм алып яши белде. Әмма ничек яшәде! Үз финанслары белән дә үзе идарә итте. Әнә «Сәхнә» журналын үз баласы итеп кабул итеп, нинди шартлар тудыра алды! Аннан Туфан ул үзе бер энциклопедия, үзе бер институт булган шәхес!
 
– Туфан абый дигәндә, аның җир яратуы, авыл тормышына тартылуы гомер буена сузылган төп аорта иде булса кирәк?
 
– Ул җирсез яши алмады, – ди әдипнең кызы. – Безне дә эшләтте. Бәрәңге игүдән дә күпләп корт чыгу гына коткарып калды. «Әти, кирәкми бит инде бу безгә», – дия башласаң: «Ялкауланырга сәбәп тапмагыз», – дип кырт кына кисә иде. Данияр сүзенә генә колак салгалады. Ул, кәгазьгә язып, кишер-бәрәңгенең, бакчада үстерсәң, күпмегә чыга да базардан сатып алсаң, күпмегә төшәсен аңлатты. Оныгының сүзенә колак салды әти – түтәлләр санын киметте. Ә болай кирелеге бар иде инде. Диләрәнең кызы Сәйдә күзлекле кешеләрдән курка иде. Мин дә, ирем дә күзлекле – без бала янында күзлекне салабыз, ә әти салмый. Тәки күзлекле килеш яраттырды ул үзен. Сәйдә аңа үзе тартыла башлады.
 
– Мин дә аңа, олыгайгач, Туфан, безгә хәзер нигә кирәк бакча, язып, театрга йөреп, рәхәтләнеп кенә яшик, ди идем, – ди Нәҗибә апа, күз яшьләрен сөртеп. – Ә юк, аңа һаман бакча кирәк булды, тавыклар алырга кирәк, аларга кетәклек төзергә кирәк...
 
– Нагорныйдагы өйгә биш тавык алгач, миңа шылтыратты әти. «Кетәклек төзедем шуларга, бу инкубатор тавыклары кунаклый да белми торган нәрсә икән. Нишләтергә инде боларны?» – ди. Мин чыдый алмыйча көләм: «Үзең менеп күрсәтсәң генә инде, әти». «Шулай итми булмас», – диде. Күршедә генә бертуганы Альберт абый да әйткән моңа: «Сиңа нәрсәгә кирәк инде тавык, әйтсәң, һәр көнне китереп бирәләр бит ул йомырканы». «Әле мин тагын ике күркә дә алам», – дип, фырт кына кереп киткән әти...
 
Авыруын санга сукмады
 
– Йөрәк авыруы күптән бар иде, – ди Әлфия апа әтисе турында. – 2010 елда аңа планлы рәвештә операциягә керергә куштылар. Кая инде операциягә керү ди? Ул бит заманында аппендицит өянәге белән скорый алып киткәч тә, хастаханәдән расписка язып чыккан кеше. Ясатмады ул чакта операциясен. Былтыр, үгетли-үгетли, күзенә операция ясаттык. Ике күзе дә әйбәт күрә башлагач, үзе дә шаккатты. Күзлекне имидж өчен генә кия башлады.
 
– Санга сукмады ул чирне, – ди Нәҗибә апа да. – Нәкъ Әлмәндәр кебек. Чир яткан кешегә генә ябыша, ди торган иде. Шуңа үҗәтләнә-үҗәтләнә эшләде. Үзсүзле иде бит инде ул, бәгърем...
 
– Быелның ел башында миңа әйтте ул: «Мин китсәм, кинәт китеп барырмын, йөрәк начарланды». Мин бит ирем белән Алма-Атада яшәдем. И-и, җибәрәсе килмәде инде аның мине. Шылтыраткан саен: «Әле кайчан кайтасың, кайтасыңмы әле?» – диде. Апрельдә шифаханәдә булды ул. «Мин ай ахырына чыгам, кайт, үзем каршы алам», – диде. 26 апрельдә мин кайттым, әти каршы алды, 2 майда инде китеп барды...
 
* * *
 
Чәй табыны артында, көлә-елый, Туфан абыйны бик озак искә алып утырдык әле без. Туфан абыйны елмаймый искә алып та булмый кебек, шул ук вакытта югалту ачысы да җанны иңрәтә. Әлфия апа сөйләгән соңгы тарихтан мин тагын бер тетрәп киттем.
 
– Диләрәнең төшенә еш керә әти, – диде ул. – Соңгы керүендә Диләрә бабасы белән бергә аның кабере янында басып торалар икән. Шуннан кабер өстендәге җиргә ишарәләп, әти: «Менә бу җир буш тормасын дип, редиска чәчтем әле», – ди икән. 
 
Без үзебез көләбез, үзебезнең күзгә яшь бөялә. Туфан абый, дим, Туфан абый, анда да мутлыгыңны җуймагансың икән...
 
2012 ел.
 
 
.Нәҗибә Ихсанова.
 
.Туфан Миңнуллин кызы Әлфия белән.
 
.Туфан абыйның оныклары – Данияр белән Диләрә.
 
.Туфан оныгы Данияр белән Германиядә. 2006 ел.
 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге


Корпоративные активности: нужны ли и как влияют на коллектив

У инвесторов появилась возможность купить ЦФА на "Атомайзе" прямо в мобильном приложении Росбанка

ГПМ Радио: победа на июньском конкурсе ФКК

Ледяная ловушка: доктор Кутушов рассказал про опасность мороженого в жаркую погоду


Who could England get next in Euro 2024 knockout stage after going through to last-16?

Commentator’s curse strikes immediately as LIV golf hothead Tyrrell Hatton swears live on TV after losing it at the WIND

Mets survive late barrage to beat Yankees in Subway Series opener

‘I’ll have to talk to my agent’ says Harry Kane as England star offered transfer from Bayern during press conference


Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток

Дагестан. Террасы.

Портативный сканер штрих-кодов Heroje H133U на базе CMOS-матрицы

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70


Прохождение элитного подземелья «Лесной алтарь» в Tarisland

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning

Model viewer forensics reveal that Elden Ring: Shadow of the Erdtree's Dancing Lion boss is actually two little guys piloting it around

The latest friendship-ruining co-op game on Steam is a punishing platformer where you're chained to your pals, and it's about to crack 100,000 concurrent players


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Познание мышления мозга

TheGirl Russia подвели итоги конкурса-премии «Будь theGirl!»

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие




Главой красноярской ЦИК рекомендовали назначить руководителя краевого туризма

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие

Как выбрать лучший строительный субподряд

Преимущества карты строек жилых и промышленных объектов в России


Отец Героя РФ носит его обувь, чтобы он вернулся домой

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки

Колокольцев: некоторые страны Запада намерены исключить РФ из Интерпола

На выходных в Суздале пройдет ежегодный музыкальный фестиваль


Дарья Касаткина с уверенной победы стартовала на травяном турнире в Истбурне

Хачанов и Калинская выступят на турнире в Вашингтоне, который пройдет во время Олимпиады

Джокович прилетел из Лондона на игру сборной Сербии с датчанами

Зарина Дияс сотворила громкую сенсацию на Уимблдоне-2024


Отец Героя РФ носит его обувь, чтобы он вернулся домой

АБХАЗИЯ. РГО поможет абхазской молодежи получить образование в России

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки

Живем, как после инсульта. Переболевшие ботулизмом рассказали, что ощущают


Музыкальные новости

Памятник Цою в Крыму ждут перемены

Баста, Ольга Бузова, МОТ, Клава Кока, Mary Gu, Ramil’ и Dabro удивили выпускников концертами-сюрпризами

Продвижение Стихов. Раскрутка Стихов. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.

Критик Соседов заявил, что Моргенштерну ничего не будет по возвращении в РФ



Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends

Познание мышления мозга

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Родители 240,5 тыс. детей в Московской области получают единое пособие


Минское «Динамо» обыграло «Неман» в центральном матче 13-го тура чемпионата Беларуси

Сбить спесь с Израиля. Россия приняла ХАМАС в Москве.

Путин наградил погибших в Дагестане протоиерея Котельникова и охранника Вавилина

Кызыл-Жар – Шахтер Караганда где смотреть матч, во сколько прямая трансляция, время начала игры Olimpbet — Чемпионат Казахстана 29 июня


СОТРУДНИКИ РОСГВАРДИИ ОКАЗАЛИ ПОМОЩЬ САМОКАТЧИЦЕ, ПОСТРАДАВШЕЙ В ДОРОЖНО-ТРАНСПОРТНОМ ПРОИСШЕСТВИИ В МОСКВЕ

В Москве пройдет 19-я выставка «Интеравто»

Сотрудники Росгвардии оказали помощь пострадавшей в ДТП девушке в Москве (видео)

В Бузулуке возбудили уголовное дело по ДТП с погибшим ребёнком


Россия получит доступ к военным базам и аэродромам Индии, что создаст угрозу США

Замглавы МИД России и посол Южной Кореи обсудили визит Путина в КНДР

Андрей Воробьев отметил важность возвращения иконы Рублева в лавру

Вспотели все. ВМФ России стоял у Флориды, когда Москва предлагала мир Западу





Балашихинская больница стала лучшей в регионе по направлению трансфузиологии

Главный врач клиники микрохирургии глаза АйМед Элина Санторо: как защитить зрение при просмотре ТВ

Бизнес с зубами: Росздравнадзор одобрил томский материал для коронок

Стоматолог Татьяна Сумцова: когда стоит задуматься об установке брекетов


"Запад до последнего будет закрывать глаза на зверства режима Зеленского": Мария Захарова ответила Киеву после атаки на Севастополь


Детская зона «ЯРКО» – на Летней Спартакиаде «Газпром-Медиа Холдинга»

Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве

В Москве пройдет групповая шоссейная велогонка Cyclingrace Столица. Старт состоится 6 июля


«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение



Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве

Мэр: 29 и 30 июня в Москве пройдет масштабное празднование Дня молодежи

Сергей Собянин: Внедряем принципы цифровой клиники

Сергей Собянин. Главное за день


Экологи «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» показали высокий профессионализм на Всероссийском конкурсе

Землевладельцев Щелкова предостерегли от нарушений правил обращения с отходами

Эксперт Ганьшин: вместе с температурой в Москве растет и количество осадков

Математики СФТУ разработали методику борьбы с ураганами


Томские АКМ-3 и Карьероуправление победили в архитектурном конкурсе

На выходных в Суздале пройдет ежегодный музыкальный фестиваль

Против товарищей. В Боливии хотят свергнуть дружественного РФ президента

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки


В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Архангелогородцев приглашают на субботник в рамках Всероссийской акции «Вода России»

Семейный пикник «Родные - любимые» пройдет в Поморье в третий раз

Спортсмены из Архангельской области взяли серебро и бронзу на чемпионате России по пулевой стрельбе


В Симферополе пройдут антитеррористические учения

В Симферополе предупредили об антитеррористических учениях

Удивительно, но факт: в Симферополе снять квартиру дороже, чем в Севастополе

Агент СБУ засел в МВД Крыма: Источник сообщил о поимке майора-шпиона


Стартовала образовательная программа Сергея Безрукова для худруков театров будущего

Бейсболисты из Балашихи завоевали бронзу на Первенстве России

Все в Сад! Сад Будущего и китайский парк Хуамин

Против товарищей. В Боливии хотят свергнуть дружественного РФ президента












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Зарина Дияс сотворила громкую сенсацию на Уимблдоне-2024






Страны Балтии и Польша призвали ЕС создать линию обороны на границе с РФ

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки

Против товарищей. В Боливии хотят свергнуть дружественного РФ президента

Живем, как после инсульта. Переболевшие ботулизмом рассказали, что ощущают