Добавить новость
ru24.net
«Мәдәни җомга»
Июнь
2016
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

ГАСПРАЛЫ МИРАСЫ

0
Мөселман халыклары арасында танылган шәхес, язучы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, сәясәтче һәм нашир Исмәгыйль Мостафа улы Гаспралының тууына быел 165 ел тулды. Симферополь шәһәрендәге аның исемен йөрткән кырымтатар республика китапханәсендә шушы уңайдан “Исмәгыйль Гаспралы дөньясы” дигән әдәби укулар булып үтте. Тамырлары белән Казан татары булган төрек галиме, Истанбул университеты профессоры Надир Дәүләтнең  Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Исмаил Гаспринский” китабы быел 20 нче тапкыр узган конференция кысаларында скайп аша  Кырым җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде.  
 
Язучы һәм нашир Исмәгыйль Гаспралы Кырымда морза Мостафа Гаспралы белән Фатыйма-Солтан Тимер-Гази кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Бабасы Гаспра авылында туганлыктан, ул үзенә Гаспринский фамилиясен ала.
 
Бакчасарай мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, малай укуын  Акмәчет шәһәрендәге (Симферополь) рус гимназиясендә дәвам итә. Бу белем бирү йортын тәмамлаган егет Мәскәүдәге хәрби гимназиягә укырга керә. Биредә ул нашир һәм журналист Михаил Катков белән якыная, аларның гаиләсе белән аралаша. Исмәгыйль бәй Михаил Катковның йогынтысында Герцен, Чернышевский, Белинский кебек күренекле рус язучылары һәм публицистлары хезмәтләрен укый. Әмма ул бу барлык уй-фикерләрне үз халкы күзлегеннән карап кабул итә. Вакытында госманлы дәүләтендә яшәргә теләп тә, нияте барып чыкмау исә аны Кырым татарлары хокуклары өчен көрәшергә, ә соңрак барлык төркиләрне берләштерү нияте белән яши башларга этәрә. 
 
Бакчасарайдагы “Зынҗырлы” мәдрәсәсендә беркадәр укытып алгач егет Парижга китә, анда эмиграциядә булган рус язучысы Иван Тургенев янында да эшләп ала. Исмәгыйль шул ук вакытта ике ел дәвамында Парижда француз телен өйрәнә, Европа мәдәнияте белән таныша һәм җәмәгатьчелек белән аралаша. И.Гаспралы 1874 елда Истанбулга бара һәм берничә ел шунда яши. Егет Төркиядә гомер иткән Хәлил исемле абзасы ярдәме белән хәрби училищега укырга керергә ниятли. Әмма Бөек вәзир Мәхмүт Надим-паша бу хакта рус илчесе граф Николай Игнатьевка хәбәр итә, нәтиҗәдә үтенеч кире кагыла. Егет бу елларда Төркиядәге конституцион идеяләр, иҗтимагый тормыш белән таныша, аңарда үз милләтен дә көнбатыш цивилизациясенә якынайту теләге тагын да көчәя. И.Гаспралы 1875 ел ахырында Кырымга кайта, 1878-1883 елларда Бакчасарай шәһәре башлыгы булып эшли. Шулай ук Исмәгыйль Гаспралының бу елларда Бакчасарай шәһәр думасы депутаты, ә соңрак аның рәисе булуын да искә алу урынлы. 
 
И.Гаспралы мәшһүр мәгърифәтче, төрки халыкларның мәгариф системасын яңартуга, аң-белемен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак билгеле. Аның татар-төрки мәктәпләр өчен дәреслекләр язуы, уку-укыту программалары төзүе дә мәгълүм. Исмәгыйль бәйнең “Ысулы җәдит” дигән программасы төркиләр арасында аеруча киң танылу ала. Төрки-татар дөньясында җәдитчелек хәрәкәтенең популярлашып китүе нәтиҗәсендә мәктәп­ләрдә һәм мәдрәсәләрдә, дини гыйлем бирелү белән бергә, дөньяви фәннәр дә укытыла башлый. 
 
Исмәгыйль Гаспралы - талантлы язучы да. Ул китаплар, мәҗмугалар нәшер итү белән дә шөгыльләнә, әдәби әсәрләр яза. Аның «Франкистан мәктүпләре», «Дар-әл-Рәхәт мөселманнары», «Африка мәктүпләре», «Хатыннар өлкәсе» әсәрләрен берләштергән «Мулла-Габ­бас» роман-эпопеясы булуы мәгълүм. 1905 елда «Көн туды» романы дөнья күрә. Әдипнең каләме шома, теле аңлаешлы, ул гади һәм кыска итеп язу сәләтенә ия. 
 
Язучы һәм наширның эшчәнлегенең йөзек кашы, әлбәттә, «Тәрҗеман» исемле  гомумтөрки газетасы. Исмәгыйль бәй, газетаны чыгарыр алдыннан, төрле кешеләр белән киңәшә, Түбән Новгородка, Казанга килеп китә, галим һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани, алтын приискалары хуҗалары Закир һәм Шакир Рәмиевләр белән очрашып сөйләшә. Алар Гаспралының ниятен хуплый. 
 
20 ел дәвамында һәр атнада 1-2 тапкыр чыгып барган “Тәрҗеман” газетасы  бөтен дөньядагы төрки халыклар арасында тарала. Аны Кырымда, Истанбулда, Ташкентта, Бакуда һәм Казанда укыйлар. Газета мөселман булган милләтләрнең мәгърифәтен, мәдәниятен, әдәбиятын җанландыруда зур роль уйный. Шулай ук Гаспралы – “Иттифак” мөселман партиясенең  Бөтенроссия съездын оештыручыларның берсе. Аның Россия мөселманнары турында язган китаплары да бар.
 
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин  китапны тәкъдим итү чарасында Исмәгыйль Гаспралының Россия мөселманнарын берләштерү җәһәтеннән алып барган эшчәнлеге турында сөйләде. “Исмәгыйль бәй, төрле милләт вәкилләренең казанышлары турыдан-туры Россиядә яшәгән халыкларга барып җитсен һәм мөселманнар бердәм көч булып чыгыш ясасын өчен, беренче чиратта мәдәни өлкәдә берләшергә чакырган. Менә шушы берләшүнең төп чарасы итеп, ул уртак төрки телне булдырырга теләгән. “Тәрҗеман” шушы уртак төрки телне булдыруның бер үрнәге булып тора. Һәм газетаның иң кызык үзенчәлеге - газета эшчәнлегендә барлык җәдитчеләр дә  катнаша. Газетада дөнья күргән мәкалә авторлары арасында бер генә кадимче дә булмаган. Менә шушы шартларда “Тәрҗеман”ны  алдыручылар да, бу газета сәхифәләрендә язучылар да җәдитчеләр булган. Алар - төрки гавамның мәдәниятенә, мәгърифәтенә битараф булмаган һәм шушы өлкәгә үзләреннән ниндидер үзгәреш кертергә теләгән һәм якын-тирәдә шушы эш белән шөгыльләнерлек фикердәшләр эзләгән, башкача әйтсәк, татар җәмгыятендә яңарыш кирәклеген аңлаган, борчылган  шәхесләр. Менә шушы яктан караганда газетаның роле аеруча зур. “Тәрҗеман” ул татар яңарышындагы елъязма кебек. Әйтик, Шиһабетдин  Мәрҗанинең, Каюм Насыйриның яки Муса Бигиевнең яңа китаплары чыга икән, алар турында хәбәр, иң беренче чиратта, “Тәрҗеман” газетасында басылган. Кайда да булса, җәдитчә белем бирә торган берәр мәктәп ачылса, мөселман кешесе университет яки гимназия тәмамласа яки эшли башласа, бу уңай күренешләр “Тәрҗеман” газетасында чагылыш тапкан. Исмәгыйль бәй шушы аерым кешеләр мисалында яңа буын җәдитчеләрне тәрбияләргә тырышкан. Нашир Габдерәшит Ибраһимов милләттәшләребезне агартуда күбрәк тәнкыйть юлы белән гамәл кылса, Исмәгыйль Гаспралы исә, артык бәхәскә кермичә, үзе кирәк дип санаган эшне алып барырга тырышкан. Ильминский тарафыннан, “Тәрҗеман” газетасы кирәк түгел, ул төркиләрне берләштерә, дөньяви белемгә игътибарларын арттыра, дигән сүзләр күп тапкырлар әйтелсә дә, басмада формаль яктан нинди дә булса гаеп табарга нигез күренмәгән. Әлбәттә, бүген Кырым Россиягә кире кайтты. 1874 елда һәм аннан соң да татарларны Төркиягә күчерү буенча бик зур хәрәкәт булып ала. Ул вакытта да Россия төрле реформалар аркылы идарә итәргә тырыша, халык исә рус дәүләтен үзенең ватаны итеп танырга теләми. Чөнки киләчәктә монда яши алмам, дигән курку булган. Бу яктан караганда, И.Гаспралы Россиядәге реформаларны халыкларның мәдәниятен үстерергә файдаланырга мөмкин, дип исәпләгән һәм ул хаклы булган. Чөнки 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башындагы үзгәрешләр татарлардагы чын мәгънәсендә яңарыш хәрәкәте башлануга китерә һәм инде ирешкән уңышлар татар  милләтенең киләчәктәге үсешенең нигезен тәшкил итә”. 
 
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, Исмәгыйль Гаспралы исеме татар дөньясында Дәрдемәнд, Тукай исемнәре белән янәшә куела. Аның хезмәтләре  татар милләтенең мәдәниятен, әдәбиятын, мәгарифен алга җибәрүдә гаять зур әһәмияткә ия. Халыклар бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Ә Гаспралы төрки милләтләрне берләштерү, фикерләребез, гамәлләребез уртаклыгы өчен зур хезмәт куйган кешеләрнең берсе.
 
Басмада бәян ителгәнчә, И.Гаспралы өч тапкыр өйләнә. Беренчесендә  ул, 1876 елда Ялтада укытучы булып эшләгәндә, тормышын Самур ханым белән бәйли, әмма бу никах ике елдан соң таркала. Икенче тапкыр өйләнүе, Зөһрә Исмәгыйль белән тормыш коруы уңышлы була. Алар 25 ел бергә яшиләр, Рифат, Шәфыйка, Бәхия, Ләйлә, Даньял, Нигар, Мансур һәм Хәйдәр исемле балалары туа. Зөһрә ханым 41 яшендә гүр иясе була. Исмәгыйль бәй берничә елдан аның сеңлесе Хөршит ханым белән никахлаша. Әмма бу кушылу да гомерле булмый, берничә елдан Гаспралының бу җәмәгате дә дөньядан китеп бара. 
 
Октябрь инкыйлабыннан соң Шәфыйка, Нигар, Мансур һәм Хәйдәр, бик күп Кырым татарлары кебек үк, госманлы дәүләте биләмәләрендә яши. Надир Дәүләт  Шәфыйка ханым, Хәйдәр Гаспралының кызы Инҗи Эртен белән шәхсән таныш була, алар белән аралашып яши, ә Ислам энциклопедиясендә ул Нигар ханым белән бергә эшли.     
 
Бүген  И.Гаспралының истәлеген туган җирендә – Кырымда  хөрмәт белән саклыйлар. Бакчасарайда аның музей-йорты бар. 1991елда Симферопольдә И.Гаспралыга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция  дә булып узган. Анда китап авторы Надир Дәүләт тә катнашкан. Соңыннан конференция­дә ясалган чыгышлардан җыентык нәшер ителгән.
 
Симферопольдә шулай ук И.Гаспралы исемендәге кырымтатар республика китапханәсе булдырылган. Әлеге китапханә ел саен, Гаспралының тормыш һәм иҗат юлына багышлап, әдәби укулар, күргәзмәләр  оештыра. 
 
Китапны интернеттан tatknigafund.ru адресы буенча урнашкан Татар милли электрон китапханәсеннән уку мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук басманы Татарстан китап нәшриятының tatkniga.ru сайты аша соратып алдырырга да була.
 
Кырым Исмәгыйль Гаспралыга кадер хөрмәт сакласа да, Казанда ул бары тик вакытлы матбугатта, китап-мәҗмугаларда гына искә алына. Ләкин ни хурлык – тәүге төрки-татар газетасын нәшер иткән, милләт өчен барлык түрәләребезгә караганда да күбрәк хезмәт күрсәткән, төрки дөньяны берләштерү өчен гомерен багышлаган Гаспралыга Казанда һәйкәл түгел, бер истәлек тактасы, барельеф та куелмаган. Хәзерге чор кешесе түгел, хәтта совет заманында да сирәкләр генә кем икәнен белгән революционерлар, партия түрәләренең исемнәре шәһәрнең гел телдә торган урамнарына бирелгән (һәм бирелә килә), ә Исмәгыйль Гаспринский исемен йөртерлек нәни сквер да табылмый!
 
Сөембикә КАШАПОВА.
 
 
 
.Исмәгыйль Гаспралы.
 
.Исмәгыйль Гаспралы, Хәсән-бәк Зардаби һәм  Галимәрдән Топчибаш. 1907 ел.
 
.Исмәгыйль Гаспралының улы Йосыф салдырган Акъяр мәчете. 1936 ел.
 
.Зөһрә Акчурина.
 
.Шәфыйка Гаспралы.
 
.Гаспралының Бакчасарайдагы музей-йорты.
 
.Акмәчет каласында Гаспралы һәйкәле.
 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

«Я ВАС СПРАШИВАЮ, КТО ВЕРБОВАЛ ВАЗ, ЗЕЛЕНСКОГО?!» Записки Мессии по технике безопасности.

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге

АНДРЕЙ БЕЛОУСОВ И "СВЯТОЙ ЛЕНИН" ОТКЛЮЧАЮТ НАСТОЯЩИХ ПИРАТОВ?!


Новый релиз DomNi & GOR - Прости или отпусти

Новый рекорд России: медитация Relax FM объединила 1699 человек

Туристов предупредили о распространении в популярной европейской стране двух смертельных инфекционных заболеваний: кровососущие клещи не щадят никого

Коллектив «Маринс Парк Отель Ростов» поздравил воспитанников реабилитационного центра с Днём защиты детей


Commentator’s curse strikes immediately as LIV golf hothead Tyrrell Hatton swears live on TV after losing it at the WIND

Who could England get next in Euro 2024 knockout stage after going through to last-16?

Meet Slovenia’s gorgeous Wags, from a mummy blogger and influencer to a professional tennis star

Rashan Gary Showed No Concern When Asked About Caleb Williams


Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Портативный сканер штрих-кодов Heroje H133U на базе CMOS-матрицы

Полыхает....

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки


Model viewer forensics reveal that Elden Ring: Shadow of the Erdtree's Dancing Lion boss is actually two little guys piloting it around

Dustborn let me smash fascists and flirt with my situationship on a road trip across America

'Maybe this new Stardew Valley-like game is pretty good' I said to myself after blearily noticing I'd played it until 2 in the morning

There is an early power up in Elden Ring: Shadow of the Erdtree that basically turns the game into Sekiro, but the description is so vague I didn't realize how good it was until 40 hours later


Робота водієм у Таксі 571 (Київ)


Преимущества карты строек жилых и промышленных объектов в России

Нижний Новгород вошёл в топ древних славянских городов для отдыха

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге

Как выбрать лучший строительный субподряд




Дворцовый переворот. Как реставрируют усадьбу Останкино XVIII века

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки

Как выбрать лучший строительный субподряд

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге


АЗЕРБАЙДЖАН. Вице-премьер России заявил о расцвете отношений с Азербайджаном

В России вырастет размер госпошлины за развод супругов и смену имени в 2025 году

МВД: полиция нашла бабушку ребенка, брошенного на улице под Новороссийском

В НИУ МЭИ создали инновационный генератор для ветряных электростанций


Россия — первая по теннисным отказникам! Почему сразу девять наших сказали «нет» Олимпиаде в Париже

Российские теннисисты подпишут декларацию о нейтралитете для участия в Уимблдоне

Грузия сыграла вничью с Чехией на Евро, Калинская вышла в финал Берлина. Главное к вечеру

Юлия Путинцева выиграла турнир в Бирмингеме


В НИУ МЭИ создали инновационный генератор для ветряных электростанций

АЗЕРБАЙДЖАН. Вице-премьер России заявил о расцвете отношений с Азербайджаном

В МИД Чехии осудили решение России о встречных ограничениях для СМИ

Пока в Якутии была ночь: возвращение пленных, пожар после расставания, борьба с голубями


Музыкальные новости

Возвращение премии Муз-ТВ: Киркорова посадили в клетку, а Бузова приехала с карликами

10-летняя дочь Тимати снимется в одном сериале с Павлом Деревянко

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»

В АО "Желдорреммаш" введен единый Стандарт по метрологическому обеспечению в производстве.



Как выбрать лучший строительный субподряд

Экологи «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» показали высокий профессионализм на Всероссийском конкурсе

Преимущества карты строек жилых и промышленных объектов в России

Главный врач клиники "Мегастом", стоматолог Владимир Лосев: в каком возрасте оптимально устанавливать брекеты


Адская жара до +38 градусов уже идет в Россию: Вильфанд рассказал о самом жарком месяце 2024 года

Документальный фильм «Газпром-Медиа» покажут на НТВ и крупнейших российских платформах 
в День памяти и скорби 22 июня

Спортсмен из Хакасии завоевал два серебра на всероссийской Спартакиаде Специальной Олимпиады

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге


Посоветуйте хорошую автошколу в Москве

Проверенная автошкола в Москве

Автошкола в ВАО Москва посоветуйте

Легковой автомобиль загорелся на Калужком шоссе


Россия получит доступ к военным базам и аэродромам Индии, что создаст угрозу США

"Хинди Руси бхай бхай": Россия и Индия готовят Западу "большой привет"

Ушаков: Заявление Путина и Ким Чен Ына указывают на плотную координацию

Президент Конго Сассу-Нгессо прибыл в Москву на переговоры с Путиным


Около 1,3 тыс. случаев коронавируса выявили в Москве за неделю

Около 1,3 тысячи случаев заражения COVID-19 выявили в столице за неделю




Корпоративные активности: нужны ли и как влияют на коллектив

Главный врач клиники "Мегастом", стоматолог Владимир Лосев: в каком возрасте оптимально устанавливать брекеты

Ледяная ловушка: доктор Кутушов рассказал про опасность мороженого в жаркую погоду

Порядка 177 человек после лечения ботулизма выписали из больниц в Москве


Захарова назвала заявление Киева о Крыме как военной цели «калькой с нацистской концепции»

"Начинка — нацизм": Захарова вскрыла истинную суть Киева после слов приспешника Зеленского о Крыме


Московские спортсмены выиграли 141 медаль на Играх стран БРИКС

Инвестор построит физкультурно-оздоровительный комплекс в Северном Медведкове

СберСтрахование жизни выступила партнёром международной олимпиады по страхованию

Легенда вне времени Жанна Агузарова и легенда поп-музыки Жанна Фриске:самое интересное с Премии МУЗ-ТВ 2024


Белорусские рабочие будут строить АЭС в России

Китай может построить в Минске еще один знаковый объект

«Все решено»: Лукашенко поблагодарил Лаврова за важное для Белоруссии решение

Президент Белоруссии заверил Лаврова в полной поддержке



В новостройку по реновации на улице Красных Зорь переезжают 320 семей — Собянин

Собянин: 17 московских стационаров работают в полностью цифровой среде

Собянин: Город одобрил гранты для столичных компаний более чем на 1 млрд рублей

Собянин оценил объем поддержки создателей импортозамещающей продукции


Экологи «Россети Центр» и «Россети Центр и Приволжье» показали высокий профессионализм на Всероссийском конкурсе

Арт-суббота пройдет 29 июня в экоцентре "Яуза" в Москве

Эксперт Ганьшин: вместе с температурой в Москве растет и количество осадков

Горожанам расскажут о правилах использования земель в границах особо охраняемых природных территорий


OneTwoTrip: россияне в первом полугодии чаще путешествовали за границу

МВД: полиция нашла бабушку ребенка, брошенного на улице под Новороссийском

АЗЕРБАЙДЖАН. Вице-премьер России заявил о расцвете отношений с Азербайджаном

В НИУ МЭИ создали инновационный генератор для ветряных электростанций


Спортсмены из Архангельской области взяли серебро и бронзу на чемпионате России по пулевой стрельбе

Семейный пикник «Родные - любимые» пройдет в Поморье в третий раз

"Авиасейлс": на июль больше всего подешевели перелеты в Ставрополь и Архангельск

Архангельская область присоединилась к акции «Единый арктический субботник-2024»


В Симферополе предупредили об антитеррористических учениях

Семья из Симферополя отправилась в колонию за мошенничество

Агент СБУ засел в МВД Крыма: Источник сообщил о поимке майора-шпиона

Под Симферополем насмерть сбили женщину, переходившую дорогу перед автобусом


В НИУ МЭИ создали инновационный генератор для ветряных электростанций

В России вырастет размер госпошлины за развод супругов и смену имени в 2025 году

Дворцовый переворот. Как реставрируют усадьбу Останкино XVIII века

«Единая Россия» запустила проект по содействию в трудоустройстве ветеранам СВО












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Уимблдон потребует от российских теннисистов подписать декларацию о нейтралитете






В НИУ МЭИ создали инновационный генератор для ветряных электростанций

«Будто бомба упала». Жителей подмосковной деревни достала свалка у дороги

Канчельскис: «Спартак» не сможет навязать борьбу «Зениту» за чемпионство»

Спортсмены все чаще меняют Родину на "ящик печенья и бочку варенья". Может с них взыскать все то, что Родина им дала?