ТАТЛЫ ДА, ГАЗАПЛЫ ДА “БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ”
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-22-24-1.jpg)
“Беренче мәхәббәт” якты юмор белән сугарылган, әллә ни катлаулы булмаган сюжетка корылган. Алия белән Марат исемле яшь кыз белән егет кавышырга теләп, әти-әнисен таныштыра, шул вакытта егетнең әтисе яшьлегендә кызның әнисенә гыйшык тотканы ачыклана. Бөтен киртәләрне җиңеп, ахырдан яшьләр барыбер теләкләренә ирешә.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/16-22-24-2.jpg)
Спектакль тигез генә бармый. Кайбер артистларның вакыт-вакыт артык кыланып җибәрүләре нәтиҗәсендә, аерым сәхнәләрдә тамаша очсызлы фарсны, “Мунча ташы”ның чыгышларын хәтерләтә. Әмма аннан да зуррак кимчелек – геройларның сөйләме. Спектакльдә рус сүзләре, җөмләләре кулланылган ким дигәндә 25 очрак санадым. Әмма күбесендә моңа бернинди ихтыяҗ юк иде. Инде яше, карты саф татарча сөйләшә белгән Тинчурин театры да телебезне җимерү юлына басса!... Ә иң борчыганы – тамашачыларның, аны-моны сизмичә, спектакль буе шаркылдап көлүе.
Соңгы вакытта театрларыбыз сәхнәсендә күзәтелгән тагын бер ямьсез күренеш – геройларның урам телен кулланып сөйләшүе. Г.Камал театрында күптән түгел куелган “Көтәм сине...” спектаклендә дә шушы ук хәлгә тап булган идек. Әмма һәрнәрсәнең үз урыны, мәгънәсе булган кебек, спектакль геройларының сүгенүе дә нәрсә беләндер аңлатылырга тиеш. Мәсәлән, З.Хәким әсәре буенча куелган “Телсез күке” спектаклендә Зариф – Олег Фазылҗанов катнашкан бер күренеш искә төште. Татарлыгыннан көлеп, һаман сәбәпсезгә бәйләнгән рус егетенә “Их, анаңны!” дип, сугып җибәрә ул. Шулчак бөтен зал дәррәү кубып кул чаба торган иде, чөнки бу сүздә бимазалаучыга шактый түзгән, чыдамы беткән садә күңелле, беркатлы авыл егетенең җан авазын ишеттеләр. Ә “Беренче мәхәббәт”тә йөзләгән тамашачы алдында авыз тутырып сүгенер өчен нинди җитди сәбәп бар?
Режиссер Рәшит Заһидуллинның чын һөнәрмәндләргә мөрәҗәгать иҗат итүе сөендерә. Сәхнә рәссамы Булат Ибраһимов уйлап тапкан мультфильмдагы шикелле бөдрә болытлар да, композитор Эльмира Галимованың лирик музыкасы да тамашаның рухына килешеп тора. Яшьләр – Айсылу Мөсәлләмова һәм Салават Хәбибуллин бик ихлас уйнады. Алмаз Фәтхуллин - прокурорны, Миләүшә Нәҗмиева – нәзберек байбичәне, Харис Хөснетдинов – гади шоферны, Җәмилә Әсфәндиярова аның хатынын гәүдәләндерде.
“Беренче мәхәббәт”, артык-пыртыктан арынсын, чистарсын, беренче саф хисләр кебек онытылмаслык булсын дигән теләктә калабыз.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Спектакльдән күренешләр.