Апаста хакимият хезмәткәрләре спектакль куячак
Апас районында хезмәт коллективларының иҗат өлкәсендәге чыгышлары башлана. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Апас районында хезмәт коллективларының иҗат өлкәсендәге чыгышлары башлана. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Саба районы Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка челтәре үрү эшләре бара. 3 көн инде җирле халык – олысы, кечесе шушы изге эштә катнаша. Бу хакт https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Читать дальше...
Азнакай шәһәрендә Россиякүләм Коръән бәйгесе узды. Бәйге татар милләте балалары арасында Коръән ятлаучылар күбәйсен дигән изге ният белән сигезенче тапкыр уздырыла. Катнашучылар арасында Татарстаннан тыш, Башкортостан, Ижевс, Оренбург һәм башка күп төбәкләрдән килүчеләр бар. Бу хакта «Азнакай» сайтында Зөлфия Газизуллина яза.
Читать дальше...
Бүген Актанышта 11нче тапкыр гуманитар ярдәм әзерләп махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрделәр. Бу хакта «Актаныш-информ»да Ләйсән Газизова яза.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои шәһәрендә Benkam alu extrusions алюминий профиль җитештерү предприятиесендә булды. Республика җитәкчесенә җитештерү процессын күрсәттеләр, продукцияне сату географиясе хакында сөйләделәр.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр. Искәртеп узабыз, ТР җитәкчесе эш сәфәре белән Навои өлкәсенә килде. Ул анда хоким Нормат Турсунов белән очрашты.
Читать дальше...
Татарстанда апрельнең соңгы декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан 5 градуска югары булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин муниципалитет башлыкларын һәм депутатларын, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
Читать дальше...
Казан аэропортында «ОРХИС – Казан» командасын тантаналы каршылау чарасы узды. Әлеге команда уенчылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Ашхабадтагы Халыкара хоккей турнирыннан кайтты, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Казанлылар бүген көндез Мартын Межлаук урамында, Колхоз базары тирәсендә кара төтен баганасын видеога төшереп алган.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсендә булды һәм аның хокиме Нормат Турсунов белән очрашты. Ул төбәкләр арасындагы эшнең әһәмияте турында сөйләде, Навои өлкәсенең сизелерлек табигый ресурсларга ия икәнен, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре зур үсеш алуын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Читать дальше...
28 апрельдә 11.00-13.00 сәгатьләрдә Самарада булачак кәләшләр, аларның дус кызлары һәм әниләре өчен кыз озату кичәсе була. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Читать дальше...Абакан шәһәре тамашачыларына дүрт спектакль тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтә торган Казан марафонына багышланган ролик урнаштырды.
Читать дальше...
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында илдәге иң зур экспозицияләрнең берсе - Russia Halal Expo күргәзмәсе эшләячәк, быел аның мәйданы 30 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.
Читать дальше...
Кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы делегациясе составында Мисырга килгән Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, каллиграф Чулпан Шарифуллина татар шәмаиле ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Бу хакта Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән очрашты. «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркының перспективалары фикер алышуда төп тема булды, дип белдерде ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Читать дальше...
Татарстанда торакны газлаштыру дәрәҗәсе 99,25 процентка җитте. 16,5 меңгә якын йорт газга тоташтырылган инде. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап биргәндә шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булды, биредә аңа мәйданы 1 мең гектар тәшкил иткән объект территориясен үстерү буенча генераль планны тәкъдим иттеләр.
Читать дальше...
Татарстанда су басу зоналарын ачыклау эшләре алып барыла. Буа, Әлмәт, Әгерҗе, Түбән Кама, Лениногорск һәм Нурлат районнарындагы алты торак пунктта 24 шундый локация ачыкланган. Алар турында белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе.
Читать дальше...
Әтнә театры тарихта беренче тапкыр «И Казан арты!» дип аталган театраль турга старт бирә. Турның беренче көне 26 апрельгә тәгаенләнгән һәм аның билетлары ажиотаж белән сатылып беткән.
Читать дальше...
Якшәмбе, 21 апрельдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Бохара шәһәренә килде. Дүшәмбе көнне республика делегациясе «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Читать дальше...
2013 елдан башлап ел саен 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән котлады.
Читать дальше...