Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Рөстәм Миңнеханов Россия венчур базарын үстерү турында: Элегрәк мондый ярдәм юк иде

0
Рөстәм Миңнеханов Россия венчур базарын үстерү турында: Элегрәк мондый ярдәм юк иде

Россия һәм Татарстан, элегрәк Европа һәм АКШ төп партнерлар булуга да карамастан, венчур бизнесында алга таба хәрәкәт итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

«Без үзебез дә алга таба хәрәкәт итә алабыз икән», - диде Миңнеханов һәм алдагы планда - ислам дөньясы, БРИКС илләрендә партнерлар эзләү, дип искәртте.

Татарстан Рәисе университетларның стартаплар булдыру процессында беркайчан да җитәрлек дәрәҗәдә катнашмавын билгеләп үтте.

«Беренчедән, аларга мондый бурыч куелмаган, икенчедән, моңа акчалары җитми иде. Бүген исә, ил буенча карасак, күпме университет моңа карата кызыксыну белдерә, күпме студент үз идеяләрен үстерү өчен грантлар алды һәм ала. Мондый ярдәм элегрәк беркайчан да юк иде, һәм без инновацияләрнең бары тик университетларда гына барлыкка килергә мөмкин икәнен күрәбез», - дип саный Миңнеханов.

Ул форумның күргәзмәсен караган вакытта 50 стартап белән танышуын әйтте. Аның фикеренчә, мондый тематика белән кызыксыну элегрәк беркайчан да булмаган.

Татарстан Рәисе шулай ук утырышта катнашучы Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка әлеге идеяләрне финанслауда ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен акча кирәк. Бүген моның өчен иң кулай вакыт: без мәгълүмат, технологияләрдә чикләнсәк тә, бездә әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен белемле, акыллы яшьләр җитәрлек. Кешеләр бар, старт бар, дәүләтнең технологик суверенитет юнәлешендәге сәясәте билгеле, шунлыктан алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Бу проектлар хуплау табарга тиеш», - дип белдерде сүзенең ахырында Татарстан Рәисе.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв стал победителем «Мастерса» в Мадриде






В Москве арестовали экс-главу ФГБУ «ФЦАО»

Астролог рассказала, каким знакам зодиака улыбнется удача в мае

Синоптик Колесов: 9 Мая в Москве может быть холоднее, чем в Петербурге

В преддверии Дня Победы росгвардейцы совместно с кадетами раменского «Гвардейского класса» возложили цветы к памятному монументу