Алабугада «Сабантуй сылуы-2024» конкурсы игълан ителде
Алабугада яшәүче гүзәл затларны «Сабантуй сылуы-2024» муниципаль конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста татар телен белүче 14-30 яшьлек гүзәл затлар катнаша ала. Сайлап алу туры 2 майда 16.00 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узачак. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында Фәридә Әскарова яза.
Конкурс программасында өч номинациядә чыгыш ясарга — визит карточкасын күрсәтергә, милли киемне якларга һәм татар халык ашларын тәкъдим итәргә туры киләчәк.
Бәяләүләрнең төп критерийлары — башкару осталыгы һәм сәхнә культурасы дәрәҗәсе, татар халкының мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен белү, шулай ук артистлык, эстетик зәвык һәм үзенчәлек.
Бәйгенең финалы 4 июньдә 18 сәгатьтә үтәчәк.
Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 1 маена кадәр cdcsoz@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.