Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2024

Илназ Фазуллин Рөстәм Миңнехановны «Ялкын»ның 100 еллык юбилей бәйрәменә чакырды

0
Илназ Фазуллин Рөстәм Миңнехановны «Ялкын»ның 100 еллык юбилей бәйрәменә чакырды

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны журналның 100 еллык юбилей бәйрәменә чакырды. Бүген ул бу хакта республика җитәкчесенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында сөйләде.

Илназ Фазуллин «Ялкын»ның 100 еллык тарихы булуын искәртте. «Еллар узган саен журналның форматлары үзгәрә. Элек күбрәк иҗатка, әдәби әсәрләргә генә багышланган булса, хәзер күбрәк журналистика белән шөгыльләнүчеләрне җәлеп итәбез, яшь журналистларның язмалары 80 процент тәшкил итә. Алар – мәктәп укучылары. Кайберләре алар алга таба карьераларын журналистика юнәлешендә дәвам итә. Димәк, без милли матбугатка яңа кадрлар әзерләүгә өлешебезне кертәбез дигән сүз», – диде.

Ул «Ялкын» һәрвакыт пионерлар оешмасы белән эшләгәнен искәртте. «Бүген безнең «Алдынгылар» хәрәкәте бар. Алар белән уртак проектлар бар. Җәмгыять өчен шәхесләр формалаштыру максатын күздә тотабыз. Аларның яшь вакытларында ихтыяҗларын, кайсы юнәлештә үсәргә теләүләрен ачыкларга ярдәм итү», – дип белдерде Илназ Фазуллин.

Баш мөхәррир бер тәкъдимен җиткерде. «1 июньдә – Балаларны яклау көнендә зурлап «Ялкын»ның 100 еллыгын үткәрү теләгебез бар. Казан шәһәре халкына, республика кунакларына да зур бәйрәм булыр иде. «Ялкын»га да, «Алдынгылар» хәрәкәтенең катнашучылары өчен дә искиткеч зур бәйрәм булыр иде. Булышлык күрсәтүне, хуплавыгызны сорыйбыз», – диде Илназ Фазуллин һәм Рөстәм Миңнехановны кунак буларак чакырды.

Татарстан Рәисе Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан «ул көнне без кайда» дип сорады. Рөстәм Миңнеханов ул көнне көн тәртибендә Кукмарада лагерь ачылышы һәм башка берничә чара торуын ишеткәч, «Без «Ялкын» га барырбыз инде», – диде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Собака Лукашенко смотрела парад Победы с трибуны на Красной площади

Школьники из Черноголовки пробежали праздничную эстафету

Посол в России Гальперин: Израиль никогда не откажется отмечать 9 Мая

Депутат Мособлдумы Барсуков поздравил ветерана и труженицу тыла с Днем Победы