Шартлаткыч җайланма турындагы хәбәр аркасында Петербург самолеты Казанга төшеп утырды
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шартлаткыч җайланма турындагы хәбәр аркасында Санкт-Петербургтан очкан самолет төшеп утырды. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин сөйләде. «Санкт-Петербург — Казан рейсы белән очкан бортта шартлаткыч җайланма булу куркынычы турында мәгълүмат алынды», — дип ачыклык кертте Гадел Гатауллин. Билгеле булганча, һава судносы Казанда 17.54 сәгатьтә уңышлы төште. Самолетны караганнан соң бортта... Читать дальше...