Главные новости Санкт-Петербурга
Санкт-Петербург
Декабрь
2013
1
2 3 4 5 6
7
8
9 10 11 12 13
14
15 16 17 18 19 20
21
22
23 24 25 26 27 28
29
30 31

ЮХИДИ

0

[img="http://sabantuy.net/uploads/images/default/fgfgfh1.jpg" border="0" vspace="4" hspace="4" width="165" height="180" align="Right"]fgfgfh1.jpg (26.12 Kb)[/img][b]Саксызлыклар һәм ялгышлыклар[/b]

«Хәерле юл!» сәхифәсенең бүгенге кунагы — Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Фәнис Фәрит улы Гарипов. Гомере буе ДАИ-ЮХИДИ хезмәтендә ул. Авиатөзелеш районының ЮХИДИ бүлеген 12 ел җитәкли.

Быелның 10 аенда әлеге районда балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

— Фәнис Фәритович, сөйләшүебезне бу елның 13 октябрендә булган юл фаҗигасеннән башлыйк әле. Сезнең районда яшәүче яшьләр, кичке маҗара эзләп, Киров районыннан «Ока» машинасын куып алып китә. Чит автомобильне идарә итүне 18 яшьлек егет үз өстенә ала. Автомобиль салонына тагын 8 үсмер төялә. Нәтиҗәдә — үзәк өзгеч фаҗига, төзәтеп булмаслык ялгыш. Тормыш матурлыгын тоеп, әле яшәргә дә яшәргә тиешле 14, 16, 18 яшьлек гомерләр киселә, исән калганнары да авыр тән җәрәхәтләре ала.

— Кызганыч, юл ялгышларны кичерми, хаталарны гафу итми шул! «Ока» белән идарә итүче егет юл инспекторларына буйсынмыйча, машина белән идарәсен югалтып, баганага бәрелә. Әлеге вакыйга Биектау районының Озерный бистәсендә килеп чыга. Юл фаҗигаләрен тикшереп, килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый башлагач, өлкәннәрнең балаларга игътибары житеп бетмәгәнлеге ачыклана.

— Үзегез юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга еш чыгасызмы?

— Әлбәттә. Балалар һәлакәтен һәм аларның елау-ыңгырашуларын тыныч кына кабул итеп булмый. Дөрес, без барып җиткәнче фаҗига булган урынга ашыгыч ярдәм хезмәте иртәрәк килә. Юл йөрү кагыйдәләрен җитди бозучы машина йөртүчеләр җинаятьче белән бер ул.

— Районның ЮХИДИ бүлеге балалар белән ничек эшли?

— Мәктәпләрдә иминлек дәресләре уза, балалар бакчаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган махсус кабинетлар ачыла, балаларны сак булырга өйрәтүче махсус программа эшли. Иминлек хезмәтендә пропаганданың роле бәяләп бетергесез. Мәктәп укучылары арасында ЮИДчылар хәрәкәте киң таралган. Районның пропаганда инспекторы Рәмис Насыйров яшь ЮИДчылар белән ыгы-зыгылы урамнарга рейдларга чыга. Яшь ЮИДчылар үзләре бүтәннәрдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итеп, махсус кичәләр уздыралар. Килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен башкалар кабатламасын дип тырышалар. 5нче, 14нче гимназиядә, 60нчы һәм 33нче мәктәпләрдә ЮИД отрядлары аеручы актив эшли. Моннан берничә ел элек 33нче мәктәп командасы республика бәйгесендә призлы урын алган иде. Соңгы елларда балалар машина салонында пассажир булып юл һәлакәтләренә юлыга. Соңга вакытта «Ока» машинасы белән юл хәвефенә юлыккан үсмерләр укыган 112нче, 117нче мәктәп һәм 37нче гимназиядә махсус ата-аналар җыелышлары, аңлату чаралары үткәрдек.

— Районның пропаганда инспекторы нинди булырга тиеш?

— Ул — универсаль хезмәткәр. Балалар, өлкәннәр белән уртак тел табучы, районның мәгариф, сәламәтлек бүлекләре белән килешеп, юл йөрү кагыйдәләрен ачыклап, профилактик чаралар үткәрүче. Әлеге хезмәткәргә педагогик белем мөһим.

— Гаиләдә үз балаларыгызны юл транспорт һәлакәтләреннән ничек кисәтәсез?

— Ике кызыбыз бар. Алар инде мәктәпне тәмамлады. Кечкенә вакытларында без гаилә белән ЮХИДИ һәм башка оешмалар бергәләп үткәргән конкурсларда еш катнаша идек. Әтиләренең йөзенә кызыллык китерерлек булмасын дипме, ул чараларга балаларым әниләре белән бигрәк тә тырышып әзерләнә иде. Алдынгы урыннар да алдык. Әзерлек барышында төрле сорауларга җавап эзләп, рәсемнәр ясап, бәхәсләшеп, күп нәрсәгә өйрәнделәр. Иң беренче чиратта балага әти-әни үзе дөрес үрнәк күрсәтергә тиеш. Бигрәк тә үсмер ул-кызларының кем белән, кайда, нишләп йөрүен барларга кирәк дип уйлыйм.

— Районның хәвеф-хәтәрле урамнарын ачыклыйк әле.

— Ленинград-Копылов; Маскимов-Дементьев; Челюскин-Максимов; Кошевой урамнары.

— Яңа технологияләр, яңа юллар кулланышка кергән заманда яшибез, юл һәлакәтләрен киметүдә аларның да файдасы тиядер.

— Метроның безнең районга кадәр килеп җитүе машина ташкынын киметте. Район юллары шактый иркенәйде. Видеокамераларның ярдәме дә бәяләп бетергесез.

— Быелның күңелне иң нык тетрәткән юл фаҗигасе нинди булды?

— Һәлакәтнең һәммәсе куркыныч, һәммәсе күңелгә тынгы бирми. 8 июльдә 19 яшьлек егет, машинасына яшьләр, үсмерләр утыртып, Гудованцев урамына таба хәрәкәт иткәндә юл хәвефенә юлыгып, вакыйга урынында ук җан бирде. Пассажирларын фаҗигадән иминлек каешларын эләктерүләре коткарган. Шофер егетнең спорт өлкәсендә дә уңышлары зур булган, мастерлык дәрәҗәсен дә үтәгән, югыйсә. Гаиләдә бер генә бала була...

Безнең районның 368нче балалар бакчасына йөрүче 9 яшьлек малай җәйге ялыннан исән-имин әйләнеп кайта алмады. Аны Биектау районының Мәмдәл авылында автобус таптады... Шунысы да бар: безнең район аша балалар җәйге лагерьларга йөри, аеруча игътибарлылык кирәк.

— Безнең газетаны укучыларга нинди теләкләрегез бар?

— Көз җитте, һава шартлары еш үзгәреп тора, караңгы иртә төшә. Мондый шартларда әти-әниләр бала киемендә яктылык кайтаргычлар куллансыннар иде. Бу очракта юлда кеше барлыгын шофер алдан ук күреп ала. Юл буеннан барганда бары машиналар агымына каршы яктан яки тротуардан гына атларга кирәк. Безнең районда үз йортлары белән яшәүче поселокларда тиешле тротуарлар юк. Андый юлларда аеруча сак булырга кирәк.

Балаларга юл аша чыгу кагыйдәләрен даими искәртеп тору мәҗбүри. Юл аша тиешле урыннан гына үтәргә кирәклекне, светофорның кызыл утына йөгермичә, юлдагы транспортның туктаганлыгына ышангач кына чыга башларга яраганлыгын һәркем белергә тиеш.

Балаларны мәктәпкә озатырга, каршы алырга ничек тә вакыт табарга тырышсын иде өлкәннәр. Автомобильнең куркыныч чыганагы икәнен истә тотсак иде. Яңгырлы-карлы, бозлавыклы юлларда машина йөртүчеләр тизлек режимын сакларга тиеш.

Ә баласын машинага утыртып юлга чыккан әти-әнигә аеруча сак булырга кирәк. Чөнки балагызның иминлеге һәм сәламәтлеге сезнең кулда!

Әңгәмәдәш — Ләлә ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фоторәсемдә: районның юл-транспорт һәлакәте еш була торган Копылов-Ленинград урам чаты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Санкт-Петербурге

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Титул, которым я горжусь больше всего»: Рублёв одолел Оже-Альяссима и выиграл второй турнир серии «Мастерс» в карьере






Екатеринбург вошел в десятку городов с высоким качеством жизни

Театр Европы проверили на выездном совещании Минстроя

Аналитическое исследование «585*ЗОЛОТОЙ» показало, сколько тратят на обручальные кольца в 2024 году в разных городах России

Посевная кампания в регионе началась своевременно