Тумышы белән Минзәләдән булган генералның кабереннән туган ягына туфрак тапшыралар
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 14 августта Мәскәүнең Донск зиратында Татарстанның Минзәлә районы вәкилләренә Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов күмелгән урыннан җир тутырылган капсула тапшыру тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 24 августта Советлар Союзы Герое, генерал-полковник вафатына 70 ел була. Җир тутырылган капсула Василий Гордовның туган ягы - Татарстан Республикасы Минзәлә районының Матвеевка авылына тапшырылачак. Читать дальше...