Кандыркүлгә чаңгы шуарга барганда әнисе, укы улы, кыз туганы һәлак булган
Башкортстанның Туймазы районында 16 гыйнварда коточкыч авария була. Биредә берьюлы дүрт кеше - 34 яшьлек хатын-кыз, 8 яшьлек малай, 18 яшьлек егет һәм кыз үлә. Мәрхүмнәр гаилә белән бергәләп «Кандыркүл» тау чаңгысы курортына ял итәргә барырга чыккан булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. М-5 трассасында «Лада Приора» һәм «Дав» йөк машинасы бәрелешә. Җиңел машинада баручы хатын-кыз, аның ике улы, туганының кызы урында ук һәлак була. Салондагы биш кешедән берсе генә — машина белән идарә итүче 18 яшьлек егет исән кала. Читать дальше...