Главные новости Учалов
Учалы
Март
2021
1 2 3 4 5 6
7
8
9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22 23 24 25 26
27
28
29
30 31

Башкортстанда туып-үскән авиация майоры хәрби самолет һәлакәтендә үлгән

0
Башкортстанда туып-үскән авиация майоры хәрби самолет һәлакәтендә үлгән

23 мартта Калуга шәһәре янындагы аэродромда очышка әзерләнгән вакытта хәрби самолет һәлакәткә очрады. Ту-22М3 самолеты бортында авиация эскадрильясе командиры майор Александр Скворцов, очучы-инструктор, полк командиры Вадим Белослюдцев, штурман Денис Солтанов, штурман-инструктор, полковник Александр Подсобляев була. Һәлакәт вакытында өче кеше үлә, берсе исән кала.  Ту-22М3 — ерак араларга тавыш тизлегеннән югары тизлектә оча торган ракетоносец-бомбардировщик. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. Әлеге фаҗигадә үлгән авиация майоры, штурман Денис Солтанов Башкортстанның Учалы районында туып-үскән. Бу турыда « Учалы газетасы» хәбәр итте. Россия Оборона министрлыгының якынча белешмәсе буенча, самолетта штаттан тыш хәл була, катапульта системасы эшли башлый. Биеклек җитәрлек булмау сәбәпле, җиргә төшеп утырганда экипажның өч әгъзасы үлә. Хәзер фаҗига сәбәпләрен белгечләр ачыклый. Денис Солтановка 36 яшь булган. Ул Чиләбедә Кызыл байраклы югары хәрби авиация штурманнары училищесын (хәрби институт) тәмамлаган. «Хәрби абруй өчен» II һәм I дәрәҗә медальләр һәм башка бүләкләре бар.  «Учалы газетасы» хәбәр иткәнчә, Солтановлар гаиләсенең өч улы да хәрбиләр. Денис Солтановның хатыны тол, ике баласы ятим калган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Башкортостане

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

ATP представила новые правила парного тенниса






В Башкирии похоронили погибшего в СВО Тимура Дегтяря

В Башкирии дорожают квартиры в новостройках

В Башкортостане житель Учалинского района осужден за убийство 81-летней пенсионерки

Судьба шахтеров из Башкирии, новые законы и сообщения о минировании в Уфе