(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Саба районы «Мартен» агрофирмасы ҖЧҖ 600 дән артык лимузин токымлы мөгезле эре терлек асрый. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республикада безнең хуҗалык иң бае — анда алты йөздән артык лимузин асрыйбыз. Россия базарында аларга ихтыяҗ артканнан-арта», — диде хуҗалык җитәкчесе Әскәр Фатыйхов.
Дөресен әйтергә кирәк, безнең республикада ит терлекләренең бу токымы киң таралмаган, гәрчә аларның кызыктыргыч яклары булса да. Читать дальше...