Россиядә коронавирус белән зарарлану очраклары алты миллионнан артып киткән
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән зарарлану очракларының гомуми саны алты миллионнан артып киткән, дип хәбәр иттеләр журналистларга оператив штабта. РИА Новости хәбәр итүенчә, узган тәүлектә илдә авыру йоктырган 23 770 кеше теркәлгән, ә пандемия вакытында — 6 006 536. Аларның 149 922се үлгән, 5 382 213 кеше тернәкләнгән. Кичә коронавирусның 24 633 очрагы теркәлгән. Үсеш темпы акрынлап түбәнәя бара — 0,41тән 0,4 процентка калган. Узган тәүлектә 784 кеше үлгән, 22 218 кеше дәваланганнан соң хастаханәдән чыккан. Читать дальше...