Салатлар ясыйм дисәң!
“Кыш бабай” салаты
Кирәк булачак: 200 г.сыер ите, 200г. тавык ите, 200г. кыяр, 100г. сыр, 1 болгар борычы, 2 зәйтүн җимеше, 4 йомырка, 1 “Черри” помидоры, майонез.
Әзерләү: Тавык итен, сыер итен, кыярны нәзек һәм озынча итеп турарга, сырны вак угычтан уарга, гөмбәне турарга һәм кыздырырга. Тәлинкәгә Кыш бабайның башы формасында салатны катлап ясарга.
Беренче кат – тавык ите
Икенче кат – гөмбә
Өченче кат – кыяр
Дүртенче кат – сыер ите
Бишенче кат – сыр
Һәрбер каттан соң майонез кушырга онытмагыз!
Йомырканың агын сарысыннан аерырга. Йомырка агыннан сакалын һәм баш киеменең кырыен ясарга, ә сарысыннан битен. Болгар борычын вак итеп турап баш киемен ясарга. Зәйтүн җимешеннән күзләрен һәм помидордан борынын ясап, суыткычка куярга.
“Кар кызына бияләй” салаты
Кирәк булачак: 1 стакан озынча рис, 150г. тавык ите, 1 суган, 3 йомырка, 100г. каты сыр, 2 алма, майонез, 1 гранат.
Әзерләү: Салат катламлап, бияләй формасында ясала.
Беренче кат – рис
Икенче кат – суган
Өченче кат – алма
Дүртенче кат – тавык ите
Һәрбер каттан соң майонез.
Йомырканы вак угычтан уып, салатның өске өлешенә, каты сырны аскы өлешенә кушарга. Майонез белән бияләй контурын һәм узорын ясарга. Гранат җимеше белән бизәргә.