Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Новости за 10.01.2015

Иң күңелле Яңа ел бездә!

«Зәй офыклары» 

Зәй районының Югары Налим мәдәният йорты гөрләп эшли. Әледән – әле төрле чаралар оештырылып торалар анда эшләүче Эльвира Исрафилова һәм Разия Рамазановалар. Әмма халык бик тә пассивланды, күбрәк өйдә телевизор карауны, яки компьютер артында утыруны кулай күрә. Шулай да Яңа ел алдыннан, 27 декабрьдә, Шепкә авылы үзэшчәннәре килеп шаккаткыч тамашалары белән авылыбызны “уятып” киттеләр. Моңлы, матур җырлары, искиткеч биюләре, “Мунча ташы”ннан алынган өзекләре, пародияләре белән бәйрәм алдыннан күңелләрне күтәреп киттеләр. Читать дальше...

Наркотик кулланучылар тоткарланды

«Зәй офыклары» 

Зәйдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу көннәрдә наркотик матдә “марихуана” кулланган хәлдә берничә ир-егетне тоткарлады. Алар “Рандеву” һәм “Круиз” кафелары тирәсендә тоткарланган. Ир-егетләрнең наркотик матдәләрне кайдан алуы ачыклана.

Мәскәү фатирында үтерелгән татарстанлыларның исемнәре ачыкланды

«Әлмәт таңнары» 

Коточкыч вакыйга турында яңа мәгълүматлар билгеле.

Мәскәү фатирында өч татарстанлының мәете табылды. Җинаять көнләшү нәтиҗәсендә кылынган, аларның берсе ир белән хатынны үтергән һәм шул ук пычак белән үзенә кул салган дип фаразлана. Үтерелгәннәрнең исемнәре билгеле булды: ирле-хатынлы Соколовлар – 28 яшьлек Наталья, 34 яшьлек Владислав һәм гаилә дусты 37 яшьлек Роман Зиннәтуллин. Алар өчесе дә Алабуганыкы.

Җинаять 8 гыйнварда ук кылынгандыр дип фаразлана, чөнки алар “ВКонтакте”га... Читать дальше...

Казандагы “IKEA” янында урланган кызны урлап китүчеләрнең берсенә кияүгә бирәләр

«Әлмәт таңнары» 

6 гыйнвар көнне якын чит ил кешеләре көндезге 3 ләр тирәсендә “IKEA” янында бер кызны көчләп Infinity машинасына утыртып алып китә. Кызның кычкыруы машина кузгалып киткәнче ишетелә.

Читать дальше...

ЭГУ: «Альбо будзе зроблены рашучы крок, альбо будзем дэградаваць далей»

Радыё Свабода 

У Вільні завяршылася студэнцкая канфэрэнцыя "«Беларускі ЭГУ: 10 год у Літве», якую зладзілі студэнцкае прадстаўніцтва і асацыяцыя выпускнікоў ЭГУ. Адна з мэтаў канфэрэнцыі — абмеркаваць сытуацыю ва ўнівэрсытэце і паўплываць на выбары рэктара.

Әлмәт районында һәлакәт

«Заман сулышы» 

Үлүчеләр дә бар.

Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше һәлак була. Соңгы мәгълүматларга караганда, авариягә машина хуҗасының тизлек арттыруы сәбәпче.


Opel машинасы хуҗасы урам буйлап барганда, һава торышы шартлары турында "онытып" җибәрә һәм тизлеген арттыра. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Нәтиҗәдә, бу вакытта юл кырыннан атлап баручы 54 яшьлек җәяүле һәлак була.


 

Интертат ру сайтыннан



Апалы-сеңелле кибет талаган

«Әлмәт таңнары» 

Ике кыз сәүдә үзәкләренең берсендә җинаять өстендә тотылган.

Бу икәүнең үз-үзләрен тотышы Чаллыдагы бер кибет хезмәткәрләрендә шик уята һәм алар полициягә хәбәр юллый. Кызлар примерка ясау бүлмәсендә кайчылар белән киемнәргә беркетелгән “йозаклар”ны кисә. Бирегә килеп җиткән полиция вәкилләре кызларны тоткарлый. Алар ПТУда укучы 17 һәм 18 яшьлек апалы-сеңелле студентлар булып чыга. Икесендә дә кофталар, джемперлар, шортлар табыла. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә.

Зәй укучылары КВН да көч сынашты

«Зәй офыклары» 

Кичә “Энергетик” мәдәният сараенда яшьләр эшләре идарәсе шәһәр мәктәпләре командалары арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары үткәрде. Барлыгы сигез команда үзенчәлекле уен программасы буенча көч сынашты. 14,4 бал җыеп беренче урынны 2 нче, икенче урынны 14,2 бал җыеп 3 нче мәктәп командалары алды, өченчедә 7 мәктәп командасы.

500 сум акча өчен танышының башына балта белән суккан

«Әлмәт таңнары» 

Полиция хезмәткәрләре 23 яшьлек егетне тоткарлаган.

Ул 5 гыйнварда 55 яшьлек танышы белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң, аның башына балта белән суккан һәм 500 сум акча урлап качкан.

Түбән Кама егете элек тә җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган. Әлеге вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгатылган.

Зәйдә кичен дә чаңгыда узышалар

«Зәй офыклары» 

Зәйдә чаңгы спортын яратучылар өчен 7 яшь төркеменә бүлеп узышлар оештырылды. 12 яшьтән алып 66 яшькәчә булган ир-егет, хатын-кызлар яктыртылган чаңгы трассасы буйлап кичке ярышка чыкты. 1800 метр араны үз төркемнәрендә беренче булып Артем Ларин , Аделия Шакирҗанова , Константин Минеев, Юлия Лопатина, Кирилл Тукмачев , Михаил Комендантов, Наталья Павлова , Вадим Павлов, Фәния Гильманова, Анатолий Гущин, Василий Никитин үттеләр.

Ці магчымы аўдыт заходняй дапамогі для Беларусі?

Радыё Свабода 

Што рабіць, каб падвысіць эфэктыўнасьць дапамогі? Якія неэфэктыўныя праекты варта спыніць, а што працягнуць ці распачаць? Вось што прапаноўваюць суразмоўцы ў Брусэлі, Бэрліне і Менску.

Зәй яшьләре баскетбол уйный

«Зәй офыклары» 

Зәйнең 5 нче мәктәп спорт залында Мирный, Икмәк кабул итү, Иске Зәй бистәләре яшьләр командалары арасында Раштуа бәйрәменә багышланган баскетбол турниры үтте.Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче исемен Иске Зәй бистәсе баскетболчылары яулады. Мирный бистәсенең ике командасы икенче, өченче урыннарны бүлеште. Һәр команда да физкультура, спорт, туризм идарәсенең Мактау грамоталарына, медальләргә лаек булды.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса