Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Новости за 22.01.2015

Җырчы якташыбыз Эльвира Хамматова төрмәдә булып кайтты

«Авыл офыклары» 

Хәлләр болайрак булган.

Җырчының әтисе бик бай кеше икән. Әнисе күптән бакыйлыкка күчкән. Аңа һәрдаим әтисе күз астында, аның тәрбиясендә үсәргә туры килгән. Көннәрдән бер көнне әтисе нотариус аша бар мөлкәтен Эльвирага яздыра һәм күп тә үтми, үлеп тә китә. Җырчы нишләргә дә белми. Бу кайгыны авыр кичерә. Әтисен юксына башлый. Тормышында мәхәббәтен очрата. Аның да ахыры матур тәмамланмый. Чөнки ул егетне кызның әтисен яратмаган эшмәкәрләр яллый. Дөресрәге, Эльвира белән әлеге егетне бергә кушып, байлыкка хуҗа булырга телиләр. Читать дальше...

Егет әнисен кыйнап үтергән

«Әлмәт таңнары» 

19 гыйнвар көнне бер йорт фатирында 58 яшьлек хатын-кыз мәете табыла.

Тикшерүчеләрнең фаразларына караганда, алдагы кичтә башкалада яшәүче хатын 23 яшьлек улы белән спиртлы эчемлек кулланган. Ике арада бәхәс кузгалып, егет әнисен кыйный башлый, йөзенә һәм тәненә суга, аягы белән типкәли. Башы нык имгәнү сәбәпле әни кеше урында ук җан бирә.
Җинаять кылуда шикләнелүче егет гаебен таныган. Тикшерү органнары үтенече буенча ул сак астына алынган. Тикшерү эше дәвам итә, җинаять эше кузгатылган. Читать дальше...

Район үзәк хастаханәсенә берничә яңа белгеч кайтты

«Әлки хәбәрләре» 

Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсенә берничә яңа белгеч кайтты.

Шушы арада клиника-диагностика лабораториясе мөдире Заһидуллина Алсу Айдар кызы эшкә чыкты. Ул 2008 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, акушерлык һәм гинекология, анестезиология һәм реанимация буенча интернатура һәм ординатура үткән. 2014 елда А.А. Заһидуллина клиника-лаборатория диагностикасы буенча махсуслаша. Районга эшкә кайтучы табибларга 1 миллион сум күләмендә компенсация түләнә.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 97 егет һәм кыз, төп дәүләт имтиханын 231 укучы тапшырачак

«Әлки хәбәрләре» 

 www.nedelka-klin.ru 

Район башкарма комитеты утырышында чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү мәсьәләсе каралды. Шулай ук имтиханнарны оештыру чаралары турында да сүз булды.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын 97 егет һәм кыз, төп дәүләт имтиханын (9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар) 231 укучы тапшырачагы мәгълүм. Яңалык – математикадан БДИ ике төрле булачак. База дәрәҗәсендәгесе рус теле белән беррәттән һәр укучы өчен мәҗбүри. Ә менә профильле дәрәҗәдәгесен 80 укучы сайлаган. Читать дальше...

"Шанс" бию төркеме яңа үрләр яулый

«Әлмәт таңнары» 

“Шанс” – өмет дигән сүз. Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбендә 1998 елда оешкан бию төркеме әнә шундый исемне йөртә һәм бу юкка түгел. Чөнки 16 елга якын дәвердә әлеге төркемдә тәрбияләнгән күпме егет-кызда сәнгатькә мәхәббәт уятып, аларның ата-аналарына балаларын урам шаукымыннан сакларга өмет биргән коллектив бу.

Читать дальше...

Зәй авыллары мәктәпләрендә мәшгульлек үзәгенең мобиль офислары эшли

«Зәй офыклары» 

Зәй район мәшгульлек үзәге мобиль офисы бу көннәрдә авыл мәктәпләрендә VII-IX сыйныф укучылары белән очрашып, һөнәр сайлау юнәлешендә ярдәм итү максатында. аңлату эшләре алып бара, тест үткәрә. Бүген мобиль офис Сарсаз-Баграж мәктәбендә эшләде. Балаларга бигрәк тә бүгенге көн соравы буенча мөһим булган һөнәр сайлауның яхшы булуы аңлатылды. Мәшгульлек үзәге белгече авыл хуҗалыгы тармагы өчен кирәкле һөнәрләргә, эшче белгечлекләренә тукталды, шулай ук медицина һәм башка тармакта белгечләргә сорау зур булуын искәртте. Читать дальше...



Әлфия Слесарева: “Тырышсаң, эшләргә була”

«Әлмәт таңнары» 

Бистә башлыгы Әлфия Слесарева янына барып кергән вакытта төбәкнең Яңа ел ялларыннан айнып, Идел буе районын каплап киткән карт көртләреннән арынып килгән мәле иде. Шуңа күрә әңгәмәбез дә үзеннән-үзе “сызлаган яра”дан башланып китте.

Читать дальше...

Әлмәттә 25 бала дөньяга килде

«Әлмәт таңнары» 

Алдан хәбәр иткәнебезчә, газетабыз битләрендә 25 саны белән бәйле истәлекле вакыйгаларны һәм шәхесләрне барлауны дәвам итәбез. Чираттагысы – безнең көмеш туган көнле елда шәһәребездә 25 нче булып дөньяга килгән сабый.

Читать дальше...

Аксар тәкәсе “КаМаз-Мастер” командасына бүләк ителде

«Зәй офыклары» 

Кичә “Бигеш” аэропортында  “Дакар-2015” җиңүчеләре “КаМаз-Мастер” командасын тантаналы каршы алу булды. Команда җитәкчесе Владимир Чагинның иңенә татар милли традициясе буенча көрәш батырларына бирелүче тәкәне зәйлеләр салды. “КаМаз-Мастер” командасы җиңгән очракта тапшырам дип, тәкәне районның Аксар авылыннан Газыйм Талипов махсус үстергән. Райондашыбыз инде озак еллар команданың җанатары икән,  ул  җиңүчеләргә булган хисләрен әнә шундый бүләк белән белдерде.

WHO needs exercise?

BMJ.com 

Philipe de Souto Barreto argues that, to reduce premature mortality, policies should focus on getting fully inactive people to do a little physical activity rather than strive for the entire population to meet current physical activity recommendations. Read the full analysis paper: http://www.bmj.com/content/350/bmj.h23

Крэнту-мэнту, альбо Колькі важыць эпіграма

Радыё Свабода 

Эпіграма — жанр, успадчынены ад Скарыны, які, у сваю чаргу, пераняў яго ад старажытнагрэцкіх і рымскіх паэтаў. Жанр, які вымагае ад творцы дасьціпнай думкі і лёгкага пяра.

Әлмәткә вәгъдә ителгән салкыннар килә

«Әлмәт таңнары» 

Шушы көннәрдә Әлмәттә сизелерлек салкын булачак. Температура көндез -25 градуска кадәр төшәчәк. Төнлә белән терекөмеш баганасы  - 29 градусны күрсәтер дип фаразлыйлар. Юлларда бозлавык. Калынрак киенеп, юлларда сак йөрегез! 

2014 елда Әлки районында 59 торак йорт төзелеп, куллануга тапшырылган

«Әлки хәбәрләре» 

 www.wofwom.com 

2014 елда  районда 59 торак йорт төзелеп, куллануга тапшырылган.

Аларның гомуми мәйданы 6653 квадрат метр. Ә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ярты айда торак фонды тагын 7 яңа өй хисабына 717 квадрат метрга арткан.

Район биләмәсендә эшләүче банклардан әҗәткә акча алу ышанычлырак

«Авыл офыклары» 

Банкта ышанычлырак

Бу көннәрдә адым саен диярлек авыл халкына бурычка акча бирү турында игъланнарны күпләп очратырга мөмкин.

Әмма район биләмәсендә эшләүче банклардан әҗәткә акча алу ышанычлырак,диләр хокук белгечләре. Узган ел дәвамында районда барысы 600 гә якын кеше үз хәҗәтләре өчен банклардан 180 миллион сумнан артык кредит алганнар. Язгы кыр эшләре алдыннан бу көннәрдә банкка акча сорап килүчеләр саны арта башлаган.

Фото:

http://gorodka.ru/news/show/488

Әлмәт урамнарында машиналар яна

«Әлмәт таңнары» 

Соңгы араларда машиналарга ут кабу еш күзәтелә башлады.

Әлмәт эчендә бүген Lada Priora машинасына ут каба. Аны вакытында сүндерәләр. Хәзер тикшерү эшләре бара.

“Соры” хезмәт хакы, аның артына ниләр яшеренә?

«Авыл офыклары» 

Россия хөкүмәте эшләүче һәм эш бирүче арасында хезмәт шартлары килешү белән теркәлмәүгә юл куймау, формаль булмаган базар мөнәсәбәтләрен чикләү, иминиятләштерү һәм пенсия фондына керемнәрне (взнос) арттыруны максат итеп куйды.

Читать дальше...

Мошенниклар җирле матбугат исеменнән эш йөртә

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә кырыгалдарлар җирле матбугат исеменнән эш итмәкче, ахры. 

“Знамя труда” газетасы редакциясенә бер әбүнәче шалтыратты. Аның сүзләренчә, гәҗит китерүче почтальон китеп, 30 минут чамасы үтүгә фатир ишеген шакыйлар. Ишек артындагы яшь ир-ат үзен редакция вәкиле дип таныта һәм әбүнәченең бүләк отуы, фатирга кертсә, аны тапшырачагын әйтә. Әбүнәчебез бу сүзгә ышанмый, редакциягә шалтыратырга уйлый. 

Хөрмәтле укучыларыбыз, әбүнәчеләр! Әлеге ханым социаль мошенниклык очрагына тап булган дип фаразлыйбыз. Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса