Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Подъездда табылган баланың әти-әниләре җинаятьчеләрдән качып йөри

0

Малайның әти-әниләрен җиденче көн эзлиләр. Алар баланың тормышын саклап калу өчен аны ташлап калдырган.

Хокук сакчылары әлеге версияне дә тикшерә. Бу хәбәр әлегә рәсмиләштерелмәгән, әмма аны инкарь дә итмиләр. Моннан тыш, шифаханәдә малайдан ДНК анализ да алганнар.

2-3 яшьләр тирәсендәге баланы Казанның Девятаев урамындагы 9 нчы йортында таптылар. Тышкы кыяфәте буенча малайны имин булмаган гаиләнеке дип әйтеп булмый. Табиблар тикшергәннән соң, шундый фикергә килгән. Бала тәрбия күргән, сәламәт, тәнендә бернинди дә начар билгеләр юк. Кыйммәтле киемнәрдән, чәче дә мода буенча кистерелгән.

Гаилә башка төбәкнекедер дигән фаразлар бар, чөнки аны Татарстанда беркем дә танымый, гәрчә малайның фотосы Интернетта, социаль челтәрләрдә таратылса да.

Баланы танучылар булса, 02, (843) 298-02-80 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса