Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Мәскәү фатирында 3 татарстанлының мәете табылган

0

9 гыйнварда 1955 елгы Татарстан кешесе полициягә Мәскәүдәге улы белән элемтәгә керә алмавын хәбәр итә.

Улы яшәгән фатирга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре ишекне җимереп кергәннән соң, аның муены һәм күкрәге кискәләнгән гәүдәсенә тап була. Моннан тыш, фатирда шулай ук кискәләнгән ике мәет – 1980 елгы ир-ат һәм 1986 елгы хатын-кыз табыла. Алар да Татарстанда теркәлгәннәр. Үтерелгәннәрнең барысы да Мәскәүдәге эре автосалонда эшләгән була. Өчесе дә – Алабуганыкы.

Үтерү версияләренең берсе – көнчелек. Полиция аларның берсенең башта икесен үтереп, аннан соң үзен үтерүен инкарь итми. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

фото: http://www.elabuga-rt.ru/ru сайтыннан алынды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса