Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Зәй районы Иске Тәкмәк авылы мәктәбе яңа чаңгыларга баеды

0

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Зәй районы Иске Тәкмәк авылы мәктәбе укучылары өчен чынлап торып Кыш бабай килде. Ринат Фәрдиев исемен йөртүче мәктәпкә “Челтәр компаниясе”- “ Казан электр челтәрләре “ ААҖ директоры Рафаэль Закиров чаңгылар бүләк итте. Моңа кадәр дә әлеге мәктәпкә даими ярдәм итеп торучы җитәкче кечкенә авыл мәктәбендә укучылар өчен уңай шартлар булуын тели. Әле үткән уку елында гына мәктәп остаханәсе Рафаэль Закиров тарафыннан кирәкле эш кораллары белән баетылган иде, хәзер исә башлангыч сыйныфта укучылар чаңгылы булды, өстәвенә тормыш иминлеге нигезләре дәресләр бер тартма противогазлар да бүләк ителде мәктәпкә. Белем йорты директоры Арслан Гыйлаев мондый ярдәм кулы сузучы булу мәктәп өчен бик мөһимлеген ассызыклап, укучылар, укытучылар коллективы исеменнән замана “Кыш бабаена” рәхмәт белдерә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса