Бүген - Россия матбугаты көне
Бүген - Россия матбугаты көне. Ул илдә 1992 елдан билгеләп үтелә. Россия матбугаты көне уңаеннан “Зәй офыклары” газетасы коллективын район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тәбрикләде. Аның котлау открыткасында түбәндәге юллар бар: “Һәркөн саен сез район кешеләрен үз җирлегебездә барган яңалыклар, уңышлар белән таныштырып барып, бәйрәмнәребез турында сөйләп, сәламәт җәмәгать фикерен булдыруда зур роль уйныйсыз. Бу үзара аңлашып, тыныч, тату яшәү нигезен тәшкил итә. Алга таба да һөнәри осталыгыгызны кешеләр өчен кулланып, укучыларыгыз ышанычын югалтмыйча эшләргә язсын. Сәламәтлек, иҗади уңышлар сезгә!”
