Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Балык бистәсе районы прокуроры Руслан Шакирҗанов хезмәттәшләрен профессиональ бәйрәме белән көтлады

0
1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән Сенат Һәм барлык дәүләт учреждениеләреннән өстен торган яңа орган–прокуратура оештырыла Император Указында:  “Сенат каршында генераль прокурор, обер-прокурор, һәр коллегиядә прокурор булдырырга. Алар генераль прокурорга рапорт бирергә тиеш булалар”, диелгән. Император прокуратура алдына контроль һәм күзәтчелекне беренчел бурыч итеп куя.
 
Ул заманнардан 293 ел вакыт узды. Прокуратура һәр чорда дәүләт тормышында мөһим роль уйнады, катлаулы үсеш юлы үтте. Прокуратура һәрвакыт Россиядә законлылык сагында торды. 
Күп төрле борчу һәм мәшәкатьле проблемалары белән прокуратурага  мәрәҗәгать итүчеләрнең елдан-ел артуы гражданнарның законнарга, прокуратура органнарына ышанычлары артуы турында сөйли.  Прокуратура хезмәткәрләре пенсионерларның, инвалидларның, балигъ булмаганнарның, шул исәптән ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларныңхокукларын яклау буенча зур эш башкаралар. Прокуратура шулай ук хезмәт законнарын үтәү, хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тоталар. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә закон бозуларны кисәтү буенча мәсьәләләр дә оператив рәвештә хәл ителә.
Сәламәтлек саклау.Мәгариф. Урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау. Коррупциягә каршы тору. Судлар дәүләт гаепләвен яклау... Җәмгыять тормышының бер генә өлкәсе дә прокуратура органнары игътибарыннан читтә калмый.
 ТАССР Үзәк башкарма комитеты карары нигезендә  1927 елның  13 мартында Балык бистәсе районы һәм берүк вакытта  прокуратура органы оеша. Кызганычка каршы 1942 елдан  башлап кына архив документлары  сакланган.  Үз вакытында  район прокуратурасын  Я. Тихонов, А. Кукаров, И. Спиридонов, А.  Куприянов, Б. Федоров, П. Гуслистов, А. Виноградов, Я. Тихонов җитәкләде. 
1962 елда  район үзгәртелгәч ул   Мамадыш районы прокуратурасы  составына тапшырыла. 1965 елдан  яңадан Балык бистәсе районы һәм прокуратурасы оешкач аны Ф. Закиров җитәкли. Ул үзен белемле, инициативалы җитәкче итеп таныта, бик күп яшь кадрлар хәзерли.
1974-1984 елларда  район прокуратурасын Россия Федерациясенең атказанган юристы  П.Матросов җитәкли. Шуннан соң да ул  хезмәттшләреннән аерылмыйча  аларның эшләре белән кызыксынып тәҗрибәсе белән уртаклашып яши. Шуннан соң район прокуратурасын  Ю.Сурулев, Ш.Фатыйхов, Н.Исмәгыйлов, М.Сибагатуллин, А.Хусаенов җитәкләделәр. 
Прокуратура органнарында күп еллар дәвамында Л.Фролова,  М.Олюшкина хезмәт куйдылар. Алар үз эшләренең чын осталары иде. Бүген прокуратура ветераннары эстафетасын районда уңышлы дәвам иттереп прокурор урынбасары Р.Мөксинов, прокурор ярдәмчесе Р. Шәмсетдинова, канцелярия мөдире Г.Галиева, автомобиль йөртүче И.Әхмәдиев үз вазыйфаларын күңел биреп, намус белән башкаралар.
Хөрмәтле ветераннарны, коллегаларны, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Нык сәламәтлек, бәхет, иминлек эшләрендә уңышлар телим.
 
Руслан Шакирҗанов,
район прокуроры.
 
Фото Илгиз Җамалеевныкы.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса