Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Суыта, буран көтелә һәм кабат җылыта...

0

19 гыйнварда  һава температурасы гадәттәге кебек салкын булмый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар җиткерә.


Бүген көндез һава температурасы Татарстанда 8 градуска кадәр суыта. Көчле җил, урыны белән юлларда бозлавык.

18 гыйнварда, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразланыла. Һава температурасы -10, түбән урыннарда аязганда -13 градуска кадәр төшә. Иртән һәм көндез Татарстанның күп кенә районнарында кар, буран булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез чагыштырмача җылырак: -1дән, -6 градуска кадәр. Аяк асты тайгак.

19 гыйнвар төнендә безне инде болытлы һава торышы көтә. Шул сәбәпле юеш кар явачак, урыны белән буран булу ихтималы бар.  Төнлә 1дән 8 градуска кадәр салкын, көндез 3 градус салкыннан  2 градуска кадәр җылы..

Лениногорскида 18 гыйнвар көнне аяз һава торышы саклана, температура көндез -9, төнлә -12 градуска кадәр булачак. 19 гыйнвар көнне кар явачак, температура көндез -3, төнлә -6 градус. 20 гыйнвар көнне, шулай ук кар явачак, температура көндез -7, төнлә -6 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса