Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Шәһәр юбилейларга әзерләнә

0
Шәһәрнең – 60, “Лениногорскнефть”нең – 70 еллык юбилейларына әзерләнү буенча район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә оештыру комиссиясе утырышы узды. 
Шәһәрлеләрнең күз алдында юбилей уңаеннан зур эшләр башкарыла. 2 нче мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Ул республика һәм “Татнефть”нең финанс ярдәме белән сафка басачак. Быелның 1 сентябрендә ул укучыларны кабул итәр дип көтелә. 
 
Балалар хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре башланган инде. Ул кирәкле медицина җайланмалары белән җиһазланып, юбилейны бәйрәм иткән вакытта – көз тантаналы рәвештә ачылыр дип планлаштырыла. 
 
Шулай ук, шәһәрдә бердәнбер булган Мәдәният сараена да реконструкция уздырылып, капиталь ремонтланачак. Анда да төзүчеләр эшкә керешкән инде. 
 
“Яшьлек” спорткомплексы да реконструкция кичерәчәк. Геройлар аллеясы “Мәңгелек ук” монументы, “Җиңү” паркын Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, 9 майга өлгертергә тырышалар. 
 
Юбилейларга бәйле шактый торак йортларның фасады ремонтланачак, Ленин проспекты, урман паркы төзекләндереләчәк. 
Кыскасы, шәһәр юбилейны төзекләнеп, матур чәчәк, яшь агачлар утыртылып, яңа юллар салынып каршы алачак. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса