Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Әлмәттә 25 бала дөньяга килде

0

Алдан хәбәр иткәнебезчә, газетабыз битләрендә 25 саны белән бәйле истәлекле вакыйгаларны һәм шәхесләрне барлауны дәвам итәбез. Чираттагысы – безнең көмеш туган көнле елда шәһәребездә 25 нче булып дөньяга килгән сабый.

Таныш булыгыз: Юлия һәм Эдуард Юмагуловлар – 4 гыйнварда әти һәм әни статусына ия булган бәхетле пар.

Аларның мәхәббәт тарихы Юлиянең дус кызы туенда башлана. Берсе кәләш, икенчесе кияү шаһиты булып туры килүен кара син?! Җан сердәшләре тантана барышында антлар бирешкәндә, аларның да күзләре бер-беренә карап, йөрәкләре “әйе, әйе, әйе...” дип типкәндер, күрәсең. Бер ел дигәндә Юлия белән Эдуард инде үзләре дә туй күлмәкләре киеп, гаилә хәлен терки торган затлы бинада басып тора.

Ике якны да тигез күреп, тиң итеп хөрмәтли белгән татар егете белән рус кызы гаиләсен тагын да ныгытып, якынайтып, 4 гыйнвар кичендә кызлары Милана дөньяга аваз сала. “Әлмәт таңнары” тарихына язылачак сабыйның авырлыгы 2 кг 840 грамм, буе 53 см тәшкил итә.

– Кулыма шундый нәни төенчекне тоттыргач та аның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңладым. Һаман да үз бәхетемә ышанып җитмим! – ди Юлия, әни булу мизгелләрен хәтерләп.

Аның сүзләренчә, Юлия белән Милананы Эдуард аерата әзерлек белән, өйләрен бизәп, бәйрәмчә “киенгән” автомобильдә каршы алган. Ике якның да әниләре исә Милананы тумас борын бүләкләргә күмеп, иркәли дә башлаган.

Әле читтән торып югары белем алучы институт студенты булган яшь әни сабыеның гадәтләрен өйрәнеп, аның белән бергә үсә генә. Шул арада тууына 19 көн булган сабыеның барлык нарасыйлар кебек үк бик тәмләп ашавына, онытылып озак вакытлар йоклавына сөенеп туя алмый.

– Әтисе бигрәк тә ярата инде кызыбызны, аны кулга алуларын карап тору шулкадәр рәхәт, якты хисләр уята, – ди Юлия, бала туу белән гаиләгә аерым нур, аерым бәхет килүен ассызыклап.   

Кызганычка каршы, татарча укый белми торган Юлия әлегә “Әлмәт таңнары” газетасы белән таныш булмаган. Шулай да милли гореф-гадәтләр саклана торган татар гаиләсенә кушылган килен тиз арада “Вконтакте” челтәрендәге төркемгә теркәлеп тә куйды. Үзе дә бик рәхәтләнеп токмач шулпасы, өчпочмак яратучы Юлия сөеклесенә итле бәлеш пешерергә өйрәнеп маташа икән әле, татарча укымас дип кем әйтә ала?! Өстәвенә, газетабызның герое булган Милана да кайчан да булса тарих битләренә теркәлгәнен белми тормас, иншалла! Шуңа күрә сабыйга бәхетле-тәүфыйклы озын гомер, саулык-сәламәтлек, пар канат булып тигезлектә үсүен телибез.  

Рәдифә НОГМАНОВА

Фото гаилә архивыннан




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса