Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Мошенниклар җирле матбугат исеменнән эш йөртә

0

Әлмәттә кырыгалдарлар җирле матбугат исеменнән эш итмәкче, ахры. 

“Знамя труда” газетасы редакциясенә бер әбүнәче шалтыратты. Аның сүзләренчә, гәҗит китерүче почтальон китеп, 30 минут чамасы үтүгә фатир ишеген шакыйлар. Ишек артындагы яшь ир-ат үзен редакция вәкиле дип таныта һәм әбүнәченең бүләк отуы, фатирга кертсә, аны тапшырачагын әйтә. Әбүнәчебез бу сүзгә ышанмый, редакциягә шалтыратырга уйлый. 

Хөрмәтле укучыларыбыз, әбүнәчеләр! Әлеге ханым социаль мошенниклык очрагына тап булган дип фаразлыйбыз. Почтальоннарыбыз газетаны бары тик  почта тартмасына гына сала. Бик сирәк, әбүнәче үзе үтенгән очракта гына почтальон аны фатирга кертә. Хәтерегезгә салыгыз, газетаны һәрвакыт бер үк кеше китерә. Ә бүләк уйнатулар турында гадәттә без алдан хәбәр итәбез һәм аларны Мәрҗәни урамы,82 йорт адресы буенча редакциядә тапшырабыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса