Добавить новость
ru24.net
World News
Январь
2015

Ял итә беләбезме? Без шушы сорауга җавап эзләдек

0

Халыкка ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Матур әдәбият укырга теләсәң китапханәләр эшләп тора. Музейга барып кайтсаң да зыян итмәс. Спорт белән шөгыльләнәм дисәң бассейн, футбол кыры, волейбол мәйданы, шугалаклар бар. Чаңгы юлы салырга да урын җитәрлек. Кино, театр, концерт карап рухи азык алырга була. Стрессларны коеп кайтыйм дисәң дискотекага барып кайт. Ә безнең район халкы культуралы ял итә беләме соң? Буш вакытын нәрсәгә сарыф итә?

Фирдания Әхмәтҗанова, мәдәният йорты җитәкчесе:

-Буш вакыт булса иде. Җай чыкканда гаилә белән ял итәргә тырышабыз. Әле күптән түгел генә шәһәргә барып “Зеркалье шоу” суда йөзү тамашасын карап кайттык. Казанга “Мунча ташы” на барырга планлаштырабыз. Кышын чаңгыда шуабыз, җәен исә су коенырга йөрибез. Гаиләбез бик тату, туганнар белән йөрешәбез, әти-әни янына кайтабыз. Әз гына вакыт таба алсам, тарихи әсәрләр укыйм. Шушы арада Рәсимә Гарифуллинаның “Зәңгәр дуга” китабын укып чыктым.

Айгөл Вафина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе:

-Буш вакытым юк диярлек. Озак итеп мунчага керер идем.  Шулай да әле быел шугалакка барырга җай чыкты. Зифа Басыйрованың бөтен китабын да укып чыктым. Әз генә вакыт булу белән Дарья Донцованың детектив романын укыйм.

Әлеге сораштыруның дәвамы белән газетабызның киләсе санында таныша алырсыз.

Сораштыруны Гулназ Зарипова язып алды




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса